Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
23 гыйнвар 2018, 13:36

Шимбә көнне Туймазыда чаңгы шуу мизгеле ачылды

Ниһаять, кар яуды һәм спорт бүлеге чаңгы шуу мизгеле ачылу уңаеннан ярышлар игълан итте.

Курыкмыйбыз салкыннан без, йөрәкләрдә ут-ялкын!
Быел кар аз булудан зарланмаган кеше юктыр, мөгаен. Авыл халкы уҗымнар харап булыр дип хафалана. Спортның кышкы төрләренә мөкиббәннәр исә чаңгыга баса алмабыз дип борчылды. Ниһаять, кар яуды һәм спорт бүлеге чаңгы шуу мизгеле ачылу уңаеннан ярышлар игълан итте. Алай гына да түгел әле. Көтмәгәндә суытып җибәрде, чаңгычыларның күбесен өйдә калырга мәҗбүр итте бу. Әмма тәвәккәлләр табылды. Узган ялларда кимендә бер йөз туймазылы һәм Октябрьский шәһәреннән килгән кунаклар, салкыннан курыкмыйча, чаңгы юлына басты.
Ярышта катнашучыларны сәламләп, район Хакимияте башлыгы урынбасары Сергей Подоприхин аларга чәмле сәламәт тормыш рәвешен данлавы һәм башкаларны да моңа җәлеп итүе өчен рәхмәт белдерде, бәйгеләрдә уңыш теләде.
Һава торышы сынату сәбәпле, чаңгычылар 10 километр урынына 1, 2 һәм 3 километр арада узышты. Мәктәп укучыларыннан мәҗбүри катнашу таләп ителмәде. Әмма шәһәр һәм авыл мәктәпләреннән кайбер укучылар катнашты ярышта. Кыю узышчылар арасында Кандра 2нче мәктәбеннән 15 яшьлек Иван Ануфриев та бар иде. Ул үз төркемендә җиңүче булды.
Авыл биләмәсе башлыгы Алинә Йомагулова җитәкләгән Гафуров авыл советы командасы исәбендә 9 чаңгычы. Гафуровлылар дүрт медальгә ия булды, икесен салым белгече Александра Чулакова һәм аның әнисе, Дуслык балалар бакчасы хезмәткәре Ирина яулады.
Район күләмендә үткәрелгән төрле бәйгеләрдә бүләкләнгән 48нче янгын хәвефсезлеге бүлеге хезмәткәрләре өч медаль алды. Команда данын 48нче янгын хәвефсезлеге бүлегенең элекке хезмәткәре Алексей Лубышев яклады, күптән түгел ул Федерация янгын хәвефсезлеге хезмәтенең Межгорьедагы махсус идарәсендә эшли башлаган.
Узышта бетон ташучы автомобильләр җиһазлау заводының кран машинисты Альмира Имамова югары нәтиҗәгә иреште. Җиңүче сүзләренә караганда, быел кыш кар аз булса да, ул берничә тапкыр күнегүләргә чыккан, 15әр километр арага йөгергән.
Октябрьский шәһәренең “Дин-авто” җәмгыяте эшчәннәре исәбендә – өч медаль. Алар ярышка махсус килгән.
Яшь буенча һәр төркемдә бүләкләнүчеләр медаль һәм грамоталарга ия булды. Спорт ветераннары Газыймҗан Кәбиров һәм Луиза Шәйдуллина да бүләкләнде.
Читайте нас: