Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
19 гыйнвар 2018, 20:15

Хәрәкәттә бәрәкәт

Яңа елдагы мул табыннардан соң ни рәвешле тизрәк кысага керергә

Яңа елдагы мул табыннардан соң ни рәвешле тизрәк кысага керергә

«Белми ашый», – ашап туялмаган кешеләр турында шулай диләр. Андыйлар шактый күп. Тик ел саен бер тапкыр без барыбыз да гөнаһлы бу җәһәттән: 10 көн буе салат, манты, пилмәннән беребез дә баш тартмый.
Русия Медицина фәннәре академиясенең туклану буенча фәнни-тикшеренү институты мәгълүматларына караганда, Яңа ел бәйрәмнәрендә дөрес тукланмау сәбәпле, авырулары кискенләшү нәтиҗәсендә табибларга мөрәҗәгать итүчеләр саны 50 процентка арта. Калориягә бай майлы ризык үт куыгына йөкләнешне арттыра. Нәтиҗәдә – холецистит (ялкынсыну), панкреатит, ашказанасты бизе ялкынсыну... Өстәвенә, йөрәк-кан тамырлары, нерв системасы авырулары кискенләшү ихтимал. Табиблар бәйрәм вакытында дөрес тукланмаган кешеләргә диета сакларга киңәш итә. Тик ач торырга түгел, ә аксымга ярлы ризыклар, яшелчә, җиләк-җимеш белән канәгатьләнергә.
Камыр ризыклары, кыздырылган, тозлы ризыклар ашаудан туктагыз. Шулай да татлы ризык ашыйсы килсә, аны көннең беренче яртысында һәм азрак ашарга тырышыгыз. Матдәләр алмашуны яхшырткан җиләк-җимеш – ананас һәм грейпфрут ашагыз. Кан басымы югары булса, тозлы ризыклар күп ашалган ягъни кан тамырларына авырлык килгән очракта гадәттәгечә туклана башларга, тик артык натрий белән суны чыгарырга кирәк. Чиктән тыш күп тупланган тоз һәм су җилсенү буенча билгеле – андый кешеләрнең күз төпләре шешенә.
Натрийдан тиз арынырга ярдәм иткән калийлы азык ашагыз. Мәсәлән, куе күрәгә суты кайнатып эчәргә була.
Эчәклектә хилафлык булып, бәйрәмнән соң эч ката башласа, суны сеңдергән һәм аны эчәклек аша чыгарган ризыклар – көрпә, караҗимеш, манго ашау файдалы.
Читайте нас: