Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
19 гыйнвар 2018, 20:23

Өч көн – дөге, өч көн – тавык, өч көн – яшелчә генә

Ябыгуның гади һәм нәтиҗәле ысулларын сайлыйбыз

Ябыгуның гади һәм нәтиҗәле ысулларын сайлыйбыз

Замана диетологиясе кырыс диеталарга каршы. Бераз ач торып сылуланырга була, әлбәттә. Ләкин ачлык «узышы» тукталгач та, килограммнар кабат «әйләнеп кайта».
Диетолог Маргарита Королёва туклануны чикләүдәге кырыслык вакытлыча гына аклануны раслый. Мәсәлән, артык авырлыктан арына башлау өчен ул бер төрле ризык белән рәттән өч көн тукланырга киңәш итә.
Беренче өч көнне пешерелгән (250 г ярма) тозсыз дөге ашарга. Кичтән бүрттерергә салынган дөгене пешереп, 5-6 өлешкә бүләсез һәм көн буе ашыйсыз.
Аннары «аксымлы» өч көн – пешерелгән тавык ите. Майдан һәм тиресеннән арындырылган 1 кг түш итен дә шул рәвешле бүлеп ашарга.
Азактан – яшелчәле өч көн. 1 кг теләсә нинди чи яки парда пешерелгән яшелчә (бәрәңгедән кала). Әчетелгән, тозланган яшелчә, маринадлар тыела. Артык тоз зарарлы һәм аппетитны ача.
Тугыз көн буе көн дә кимендә 2 л газсыз су эчәргә, сыек яшел чәй белән чиратлаштырырга мөмкин. Андый узышның азагына хәтта 5 кг авырлыктан арынып була. Нәкъ менә бәйрәмдә тупланган кадәр.
Тик соңыннан барыбер гадәти туклыклы туклануга күчәргә кирәк. Ак күмәчтән һәм оннан, шикәр, майлы ит, колбаса-сосиска, аппетитны ачкан төрле тәмләткечләрдән баш тартырга.
Телевидение тапшырулары алып баручы Елена Малышева ябыгуның җиңелрәк юлын тәкъдим итә: өч төркемгә кергән ризыклардан баш тартырга кирәк. Беренчедән, бу тоз, барлык консервалар, шул исәптән, колбасалар (аларның төп катнашмасы – тоз), шул исәптән, тозлы бар нәрсә – тозлы балык, кыяр һ.б. Өстәвенә, бер атна сыр ашамый торырга. Брынза белән сулугунида гына түгел, сырның каты сортларында да тоз күп.
Тыелган икенче төркемдә – шикәр, дөресрәге, «җитез» углеводлар (он, бәрәңге, бал, банан, чөгендер). «Май ашаганда түгел, шикәр ашап симерәбез, – ди белгечләр. – Бер глюкоза молекуласы ике май молекуласы хасил итә. Артык ашалганны кузгалу-хәрәкәт аша яндырмасагыз, авырлык һичшиксез артачак».
Өченче төркем – «лайт» эчемлекләре. Аларда шикәр юк, шуңа күрә кайберәүләр, көн саен бер-ике банка эчкәннән бер зыян да булмас дип уйлый. Ләкин андый газлы эчемлек аппетитны ача, шул сәбәпле, «ябыгу атнасы»нда алардан баш тартырга кирәк. Шул ук вакытта Малышева күләме аз булса да туклыклы булган бераз икмәк, ярма, фасоль, сыек яшелчә ашлары һәм кетердәгән яшелчә – кыяр, сельдерейны тыймый.
Читайте нас: