Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Облачно
Мәдәният
25 Января 2021, 07:05

Тарих эзләреннән

БашДУның башкорт филологиясе, көнчыгыш белеменә кереш һәм журналистика факультеты хезмәткәрләре “БРның төньяк-көнбатыш районнарына этнолингвокультурология экспедициясе” проекты кысаларында шәһәр һәм авылларга чыгып, төбәк халкы белән аралаша, диалект, фольклор, риваятьләрне өйрәнә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Кичә галимнәр Туймазы районында булды. Туган якны өйрәнүчеләр, аксакаллар, хезмәт ветераннары, мәдәният эшчәннәре белән аралашты. Кәкребаш мәдәният йортында 82 яшьлек Әмир Вәлиуллин Тукмак-Каран авылы тарихы, авыл исеме килеп чыгуга бәйле риваять турында бәян итте.
Галимнәр сүзләренә караганда, эзләнү нәтиҗәләре быел чыгачак җыентыкка керәчәк.
Бу хакта җентеклерәк – гәзитебезнең киләсе саннарында.
Фото: tuvest.ru
Читайте нас