Туймазы хәбәрләре
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
25 гыйнвар 2021, 13:35

Мәхәббәт һәм рокерлар

Ирле-хатынлы Исмаиллар туган телләре, шәҗәрәсе һәм музыка турында бәян итте

Сентябрьдә Уфада бишенче халыкара “Евразия йөрәге” сәнгать фестивале үтте. Анда илебезнең танылган артистлары һәм Башкортстан эстрадасы йолдызлары катнашты. Надежда Бабкина, Олег Газманов, Пелагея, Аскар Абдразаков, “Етегән” һәм “Аргымак” төркемнәре белән беррәттән үзләренең “Без башкортлар” җырын Туймазының “Хәят-Исмаил” рок-төркеме дә тәкъдим итте. Башкорт рогы ничек барлыкка килә, сәнгать телне һәм гаиләне сакларга ни рәвешле ярдәм итә – безгә бу хакта төркем солистлары Хәят һәм Альберт Исмаиллар бәян итте.
Безне музыка кавыштырды
Булачак ир белән хатын ике ел элек Нефтекамада очраша. Хәят шушы шәһәрдә яши, Альберт исә гастрольгә килә. Танышуларыннан соң ике атна үткәч, Альберт аңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Хәят каршы килми.
— Барысы да кинодагы кебек булды, – дип исенә төшерә Хәят. – Ул вакытта Альберт рок-төркем гитарачысы иде. Мин аңа чәчәкләр бүләк иттем, ә ул, тез чүгеп, миңа балдак сузды. Бу Казанның “Уникс” концерт залында булды.
Әмма мин “утрак тормыш” рәвеше булган очракта гына кияүгә чыгарга ризалаштым. Чөнки Альбертның Татарстан һәм Башкортстан эстрада артистларының иҗат коллективлары исәбендә даими эш сәфәрләре гаилә тормышына бер дә файда китермәс иде. Ул ризалашты һәм Туймазыдан Нефтекамага күчеп килде. Бер ресторанга эшкә урнашып, анда кичләрен җырлый һәм гитарада уйный иде.
— Гитараны беренче тапкыр кулыма 15 яшемдә алдым, һәм менә 30 ел инде аңардан аерылмыйм, – ди Альберт. – Дөрес, музыка белемем юк. Гади аккордлардан башладым, төрле музыка тыңладым. Даими экспериментлар үткәрдем. Ихата төркемнәрендә уйнадым, кайвакыт берьюлы дүртәү дә булып китте, бар һәм рестораннарда җырладым.
Тугызынчы сыйныфтан соң һөнәр училищесында башта станокчыга, соңыннан автокранчыга укыдым. Эшчеләр сафларын тулыландырырга әзерләндем. Әмма заводка барасы урынга “Колос” мәдәният йортына каравылчы булып урнаштым. Бер үк бинада эшләү һәм репетицияләр үткәрү уңайлы иде. Җырлар иҗат итә, аларны үзем башкара башладым. 15 ел элек “Исмаил” төркемен оештырдым. Бу саф ирләр коллективы иде.
— Дуэтыбыз бер уйламаган җирдән барлыкка килде. Бервакыт кич Альберт гитарада Әнвәр Нургалиевның репертуарыннан “Бәгърем” җырын көйләп утыра иде. Мин аңа кушылып җырлый башладым, – дип дәвам итте Хәят. – Тавышларыбызны телефонга яздырдык, аранжировка ясадык, бер минутлык клип әзерләдек һәм аны үзебезнең җәмәгать челтәрләрендәге сәхи-фәләребезгә урнаштырдык. Бу кадәр игътибар буласын көтмәгән идек. Ике меңгә якын кеше карады аны. Шуннан бирле сәхнәдә бергә. Башлыча корпоративларда җырладык. Былтыр исә дусларыбыз безгә Туймазыдагы Сабан туенда һәм Русия көнендә чыгыш ясарга тәкъдим итте.
Тамырларын барлап
Хәзерге вакытта гаилә Туймазыда яши. Альберт – “Родина” мәдәният йортында тавыш режиссёры, Хәят “Елизавета” гүзәллек салонында оста-универсал булып эшли. Эштән бушаган вакытларында иҗат белән шөгыльләнәләр. Сентябрьдә алар “Без башкортлар” җырына клип төшерде, аны бөтен республика карады.
— Җыр ул – җан талпынышы. Байтак еллар дәвамында үземнең шәҗәрәмне өйрәнәм, – дип сөйли Альберт. – Әтием ягыннан аны 1697 елда туган бабама кадәр беләм, әнием ягыннан XVIII гасыр уртасына кадәр. Берничә гасыр тарихына кереп киткәч, элек үземне татар дип исәпләп йөрсәм дә, башкорт булуыма инандым.Бу ачыш мине тетрәндерде. Соңыннан мин рок стилендә ватанга тугрылык турында җыр яздым.
Җырның беренчел вариантын иҗат итү өчен бары тик 40 минут кирәк булды. Аның өстендә эшләүгә ике ай китте. Текст һәм музыка үзгәртелде, җыр төрле тональностька куеп каралды. Нәрсә җитмәвен аңлау өчен танышларыма тыңлаттым, язманы төрле чыганак-лардан – һөнәри колонкалардан, смартфоннан, машина динамикларыннан тыңладык. Шул чагында башыма бер уй килде: Хәят бу җырны ялгызы башкарырга тиеш! Озакламый җыр мин теләгәнчә яңгырый башлады.
Клипның сценариен да уйладык. Аның асылы – төрле яшьтәге, төрле караштагы кешеләрнең үз ыруы тарихы белән кызыксынуы турында. Кайда гына яшәмәсеннәр, телнең нинди генә диалектында сөйләшмәсеннәр, башкортларны нәкъ шул берләштерә. Барлык каһарманнарның бергәләп Башкортстан мозаикасын җыюы – берләшү символы ул.
— Съёмкага әзерлек ике ай барды, – ди Хәят. – Бу вакытта сценарий, төшерү урыннары, каһарманнар, хәтта аларның киемнәре буенча фикер алыштык. Республиканың халык ар-
тисты Хөрмәтулла Үтәшев-ның клипта төшәчәге күз алдына да килмәде. Мин генә өлкән яшьтәге кеше ролен Хөрмәтулла Газзали улы кебек абруйлы кеше башкарса, яхшы булыр иде дигән тәкъдим керттем. Һәм могҗиза – ул ризалашты.
— Сезнең барлык чыгышлар да көчле энергетика белән сугарылган, хәтта тән чемердәп куя. Сезнең җырларны аңлау һәм тою өчен тел белү дә зарур түгел.
— Тамашачының күпчелеге телне белми, әмма аларны шушы көч-куәт җәлеп итә. Аларга музыка, чәм ошый – бу бик яхшы. Рок – үзенчәлекле жанр, башкорт рогы аеруча. Без кайбер музыка алымнарыннан файдаланабыз, халык җырлары ритмнарын эшкә җәлеп итәбез.
— Рокны коммерция ягыннан уңышлы итүгә ничек ирешәсез?
— “Хәят Исмаил” уңышлы коммерция проекты дип әйтмәс идем. Ул күп акча китерми. Аның каравы, үзебез дә, тамашачы да, тыңлаучылар да канәгатьлек кичерә. Без үсеп килүче буында туган телгә мәхәббәт тәрбиялибез. Без әләмнәр болгамыйбыз, сәясәткә кагылышыбыз юк. Бары тик туган телдә музыка иҗат итәбез. Әле, мәсәлән, яңа җыр әзерлибез. Бу җырыбыз да тамашачыларга ошар дип өметләнәбез.
— «Хәят Исмаил» альбомы кайчан чыгачак?
— Бу хакта сөйләргә иртәрәк әле. Җырларыбыз стиль, тематикасы буенча аерыла, аларны бер альбомга туплау катлаулы. Бу киләчәк мәсьәләсе.
Читайте нас: