Туймазы хәбәрләре
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
22 декабрь 2020, 15:14

“Биючеләр биегәндә идәннәре селкенә...”

Туймазыда бөтен дөньяга танылган Гаскәров исемендәге ансамбль чыгыш ясады

Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамблен Туймазыда күп дигәндә ике елга бер очратырга була. Алар гастрольдә чагында дөнья буйлап артыннан ияреп йөрмәсәгез инде, әлбәттә. Үткән атнада туймазылыларга бәхет елмайды – “Родина” мәдәният йортында танылган ансамбль чыгышларын тамаша кылды алар. Биючеләр байтак еллар бергә гастрольләрдә йөргән оркестр музыкасына чыгыш ясады.
Хатын-кыз читекләренең тыпырдавы, муенсалар елкылдавы, шаман шөлдере тавышы, ир-ат итекләре дагасы чылтыравы – боларның барысын да туймазылыларны дөнья халыклары биюләре белән сөендергән гаскәрлеләр чыгышы вакытында ишетергә һәм күрергә була.
— Без Туймазыга Башкортстан шәһәрләре буйлап декабрь гастроль туры кысаларында килдек, – дип сөйли ансамбль администраторы Зөлфия Байегетова. – Бүген тамашачыларга унҗиде бию тәкъдим ителде – шул исәптән Гаскәровның алтын мирасы фонды. Бу “Җиде кыз”, “Өч туган”, “Зарифа” хореография композицияләре, шулай ук заманча хореографлар сәхнәләштергән төркем белән башкарылучы “Коралай”, “Кыр казлары” башкорт биюләре һәм “Урал-Батыр” эпосы буенча аерым башкарылучы “Хомай” композициясе.
Үз-үзеңне изоляцияләү чорында эшебезне дәвам иттек. Тамашачылар яратып өлгергән биюләрне тергездек, яңаларын сәхнәгә куйдык – беренче чиратта Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Диңгез пехотачылары” биюе бу. Үз-үзеңне изоляцияләүне авыр кичердек, артист халкына күнегүләрсез, чыгышларсыз бик кыен. Муниципалитет хакимиятләренә рәхмәт – үз-үзеңне изоляцияләү режимы йөгәнен бушату белән, алар безгә тамашачы белән очрашулар оештыру җәһәтеннән чәмле ярдәм итте.
Данлыклы ансамбль исәбендә төрле елларда туймазылылар да чыгыш ясады. Хәзер анда балет артисты Илназ Хәлиуллин һәм флейтачы Диана Хаҗиева эшли.
Собханкул сәнгать мәктәбен, Октябрьский музыка колледжын һәм Уфа сәнгать институтын тәмамлаган Диана бер еллап Туймазы балалар музыка мәктәбендә укыткан. Танылган ансамбль оркестрына якташыбыз биш ел элек эләккән.
Хәзер флейтачы кыз оркестрда уйнау белән беррәттән башкала музыка мәктәпләренең берсендә укыту эшчәнлеге дә алып бара.
— Бию коллективында уйнау өчен уен коралында оста чыгыш ясау һәм материалны яхшы белү генә аз, биюне тоемларга һәм артистларга яраклашырга да кирәк, – дип сөйли Диана. – Безнең оркестрда дирижёр юк. Чыгыш вакытында без биючеләргә йөз тотабыз, алар көтмәгәндә тизлекне арттырса, без дә җитезрәк уйный башлыйбыз. Без үзаллы күп эшлибез: программа әзерлибез, чит ил сәфәрләре өчен фонограммалар яздырабыз. Биючеләр – биюне, оркестр әгъзалары үз партияләрен өйрәнгәч, уртак репетицияләр башлана.
Илназ Туймазы 2нче мәктәбен тәмамлаган. Аның беренче остазы – Ирина Садыйкова, “Грация” хореография студиясендә биюче һөнәрен сайларга карар иткән дә инде егетебез. Аннары Рудольф Нуриев исемендәге хореография колледжында укый. 12 ел инде Гаскәров исемендәге ансамбль әгъзасы ул. Яшь талантлы артистның аерым чыгышлары байтак. Шуларның берсендә (украиннарның “Гопак” биюе) ул катлаулы “кубарик” бию алымын башкара. Аның идәндә бөтерелүен күрсәгез икән сез! Афәрин, Илназ! Бу алым турында ул беренче тапкыр колледждагы бию дәресендә белә. Һәм шушы катлаулы элементны үзләштерергә карар итә. Моңа өч еллап вакыты, бихисап күп нервлары һәм көче китүен яшерми ул. Әмма бу үзен аклый: “кубарик”ны башкаручыга халык бик озак алкышлый.
Читайте нас: