Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
26 ноябрь 2020, 11:34

Яхшы кәеф өчен Төп бүләк

Туймазыдан берьюлы биш иҗат коллективы IX төбәкара “Белорет йолдызлары” хор һәм вокал ансамбльләре фестивале лауреатлары һәм дипломантлары булган.

Туймазыдан берьюлы биш иҗат коллективы IX төбәкара “Белорет йолдызлары” хор һәм вокал ансамбльләре фестивале лауреатлары һәм дипломантлары булган.
"Академия хоры” бүле-гендә “Родная песня” коллективы (Туймазы шәһәре музыка мәктәбе) – I дәрәҗә, “Милли ансамбльләр” бүлегендә “Родина” мәдәният йортының “Җидегән йолдыз” ансамбле II дәрәҗә лауреат дипломына лаек булган.
“Дуслар” башкорт җыры (Кандра авылы “Юбилейный” спорт һәм мәдәният йорты) һәм “Көмеш чишмә” татар җыры (Иске Туймазы авылы мәдәният йорты) ансамбльләре – I дәрәҗә, “Энҗеләр” татар җыры ансамбле (Собханкул авылы мәдәният йорты) II дәрәҗә дипломантлары дип танылган.
“Хорошее настроение” халык вокал ансамбле (“Родина” мәдәният йорты) “Академия ансамбльләре” бүлегендә Төп бүләкне яулаган.
Фото: www.bashinform.ru
Читайте нас: