Туймазы хәбәрләре
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Мәдәният
20 ноябрь 2020, 14:04

Иңнәремдә уңыш канатлары...

Югары Бишенде мәдәният йортында “Уңыш канатлары” I район алып баручылар бәйгесенең йомгаклау өлеше узды.

Мәдәният тормышында алып баручының роле зур. Бу вазифаны башкарган кешеләрне мәдәният учагының йөзек кашы дип тә әйтер идек. Аларның бәйрәм кәефе тудыру, чараларны югары дәрәҗәдә алып бару, оештыру эшен башкару осталыгыннан чыгып, халыкта мәдәният йорты эшчәнлеге турында фикер туа.
I район алып баручылар бәйгесендә дә мәдәният хезмәткәрләре үзләренең осталыгын күрсәтте. Чараның онлайн өлешендә алар үз эшчәнлеге турында видеороликлар тәкъдим итте. Икенче турга үткән бәйгечеләр үзләре белән иҗади таныштырды, жюри биремнәрен үтәде.
Бәйге нәтиҗәләре буенча Дуслык мәдәният йортыннан Алфира Ситдыйкова һәм Иске Туймазыдан Елена Мөхәмәтҗанова I дәрәҗә лауреатлары дип танылды. Татар-Олкан мәдәният йортыннан Эльмира Петрова, Югары Бишендедән Зоя Сафина һәм Кәкребаш мәдәният йортыннан Зөләлә Төхфәтуллина II дәрәҗә лауретлары булды. Иске Туймазы мәдәният йортыннан Зөлфир Шакиров һәм Райман мәдәният йортыннан Гүзәл Бәдретдинова III дәрәҗә лауреаты дипломына лаек булды.
Читайте нас: