Бәла-казаларны бер-бер артлы яудырып, язмыш кайбер кешеләрне ныклыкка сыныйдыр кебек. Бер кеше боларның барысын да ничек җиңеп чыккан икән дип таң каласың. Ә ул зарланмый, язмыш белән сүзгә килешеп, үзенең бәхеткә хокукын даулый.
Туймазы татар драма театры сәхнәсенә режиссёр Әхтәм Абушахманов тарафыннан куелган “Ай булмаса, йолдыз бар” драмасы тормышы чын батырлыкка әверелгән кешеләргә багышланган.
Пьеса авторның төп каһарман Мәдинә белән әңгәмәсе рәвешендә корылган. Ул искиткеч чыдам холыклы. Автор, каһарманын какшатырга-сындырырга теләгәндәй, аңа бер сынау артыннан икенчесен җибәрә: дәвамлы авыруга дучар итә, аннары әнисенең вафаты, иренең хыянәте, абыйсының кабахәтлеге һәм бердәнбер кызын югалту.
Мәдинә бу сынауларны лаек үтә һәм әлеге аяусыз көрәштә җиңеп чыга. Автор исә аңа бу фаҗигане үзгәртеп язарга тәкъдим иткәч, ул баш тарта. Тормыш – бәйрәм түгел, катлаулы юл ул, ди. Кайгыдан сукырайган Мәдинә авторга бердәнбер үтенечен юллый – кызының ешрак төшенә керүен тели.
Артистларның күбесе өчен бу спектакль – диплом эше. Анда төп рольләрне Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа сәнгать институтын тәмамлап килүче, күптән түгел татар драма театры труппасына килеп кушылган актёрлар башкарган. Мәдинә ролендә – Сөмбел Даутова. Ул бу рольне башкару җиңелдән булмавын белдерде.
— Пьеса башында каһарманым – минем яшьтәшем, аның ахырында исә – олыгайган, күпне күргән ханым, – ди Сөмбел. – Минем әле андый тормыш тәҗрибәм юк. Хәтта әйләнә-тирәмдә дә Мәдинәнең прототипы булырдай кеше табылмады. Бу образны тудырганда тулысынча режиссёрга, аның төп каһарманны күзаллавына һәм һөнәр осталыгына таяндым. Мин, Мәдинә кебек, көчле түгел, күпчелек күренешләрне уйнаганда чак күз яшемне тыйдым. Кичергән хис-тойгыларымнан тамак төбенә төер утырды, бу вакытта исә героем көлде, җырлады, биеде. Мин аны яраттым, ул мине күп нәрсәгә өйрәте.