Туймазы хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
17 сентябрь 2020, 12:21

Тау астында тал елый

Татар дәүләт драма театрында күптән көтелгән премьера тәкъдим ителде

Пандемия нәтиҗәсендә театр ишекләренә йозак элгәч, артистлар җәмәгать челтәрләрендә чәмләнеп эшләргә тотынды: балаларга төнгелеккә әкиятләр укыды, шигырь сөйләде, җырлады, флешмоблар оештырды, бию дәресләре бирде. Репетицияләр дә дәвам итте: башта онлайн, аннары – офлайн.
Артистлар сүзләренә караганда, алар тамашачыларны сагынырга өлгергән һәм яңа очрашуларга әзерләнгән. 15 сентябрьдә Владимир Жеребцовның Урал Галиевның “Яшибез әле!” повесте буенча сәхнәләштерелгән “Тау астында тал елый” премьерасы тәкъдим ителде. Режиссёр-куючы – БРның атказанган артисты Азат Җиһаншин.
Вакыйгалар сугыштан соңгы авыр елларда бәләкәй генә авылда бара. Биредә һәр кеше күз алдында. Ачлыктан иза чиккән өч баласын туйдыру өчен бер уч ашлык урлаган төп каһарман Гайниса (Алсу Вәлиева) авыр карар алдында кала: дәүләт милкен урлаган өчен төрмәгә китәргәме, әллә хәбәрсез югалган ире Муса (Данил Нуриханов) турында гомерлеккә онытып, колхоз рәисенә кияүгә чыгаргамы? Гайниса икенчесен сайлый, күңел газаплары һәм ләгънәткә дучар булса да, тук тормышта яши башлый. Сугыш бетә, һәм концлагерь газабын кичергән ире Муса туган авылына кайта. Мәхәббәт өчпочмагында кемгә урын калмавын һәм каһарманнарның бу катлаулы хәлдән ничек чыгуын белер өчен спектакльгә барып кайтырга кирәк.
Маргарита Сидорова төп каһарманның әнисе Рабига ролен башкара. Аңа кызы өчен хурлык һәм сугыштан кайткан киявенең күңел газапларын кичерергә туры килә.
– Сугыш еллары вакыйгалары турында фронттан кайткан әтием һәм тылда хезмәт салган әниемнән ишетеп белә идем, – дип бәян итә актриса. – Бабаларым, әтинең туганнары фронттан кайтмаган, берсе хәбәрсез югалган. Шуңа карамастан, героинямны уйнау җиңел булмады. Ирләрен фронтка озатып, хатыннар бөтен авыр эшне, күз алдында ачлыктан үлгән балаларын карауны үз иңенә йөкли. Балаларын туйдырырга теләгән ананы кем генә гаепләр икән? Әмма сугыш чоры законнары буенча мондый нәрсәләр өчен беркемне дә кичермиләр. Бәхеткә, мин башка заманда яшим һәм миңа андый карарлар кабул итәргә туры килмәде: кызымны этап буенча озатыргамы, әллә җәзадан качып котылу һәм балаларның гомерен саклап калу өчен кияүгә чыгаргамы?
Читайте нас: