Туймазы хәбәрләре
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
17 сентябрь 2020, 13:02

"Хәят-Исмаил” – “Евразия йөрәге”ндә

11-12 сентябрьдә Уфада халыкара “Евразия йөрәге” сәнгать фестивале үтте.

11-12 сентябрьдә Уфада халыкара “Евразия йөрәге” сәнгать фестивале үтте. Күләмле чараны оештыручы – Башкортстан Мәдәният министрлыгы.
“Торатау” конгресс-холлы амфитеатры сәхнәсендә беренче дәрәҗә йолдызлары чыгыш ясады: “Русская песня” театры белән Надежда Бабкина, Удмуртиядән “Бурановские бабушки”, Пелагея, Олег Газманов, БРның халык артисты Аскар Абдразаков, опера җырчысы Любовь Казарновская, аккордеонда сугыш чорында танылган көйләрне үзенчәлекле башкарып, халыкны чәмләндергән музыкант-виртуоз Петр Дранга.
Концертта Туймазыдан “Хәят-Исмаил” төркеме дә катнашты, алар “Без башкортлар” һәм "Ай, былбылым" җырларын башкарды.
kulturaufa.ru
Читайте нас: