Туймазы хәбәрләре
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Мәдәният
14 сентябрь 2020, 12:20

Халкыбыз йолаларын хөрмәт итәбез

Кичә республикабыз Милли кием көнен билгеләде.

Кичә республикабыз Милли кием көнен билгеләде. Төбәктә аны елына ике тапкыр – апрельдә һәм сентябрьдә үткәрәләр. Бәйрәм алдыннан “Аструм” сәүдә үзәгендә республика халыкларының милли костюмы күргәзмәсе, гамәли-бизәү иҗаты эшләнмәләре, милли сувенир һәм бизәнгечләр ярминкәләре узды. Татар драма театры артистлары флешбом оештырды.
Мәктәпләрдә балалар сурәте бәйгеләре, балаларны милли кием тарихы һәм үзенчәлекләре, шулай ук төбәк биләмәсендә яшәгән халыкларның йолалары белән таныштырган бердәм дәресләр узды. Кайбер укытучылар чарага иҗади караган һәм дәрес алып бару өчен эшлекле костюмнарын милли күлмәкләргә алыштырган.
Читайте нас: