Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Ясно
Мәдәният
30 Июня 2020, 08:20

Халыкныкы дип танылды

Туймазы дәүләт татар драма театры актрисасы Маргарита Сидорова “Башкортстан Республикасының халык артисты” исеменә лаек булды.

Маргарита Евстафьевна театрда 1990 елдан эшли. Шушы еллар дәвамында сәхнәдә төрле пландагы кимендә илле роль уйнаган ул, алар чын актёр осталыгы үрнәгенә әверелгән. Кинода төшкән. Сидорова дүрт тапкыр ел актрисасы дип танылган, тамашачы сөюе бүләген яулаган, "Башкортстан Республикасының атказанган артисты" булган.
Фото: театр-туймазы.рф
Читайте нас