Туймазы хәбәрләре
+9 °С
Облачно
Мәдәният
29 Июня 2020, 08:50

Йөрәгемне тыңлыйм

Танылган музыкант DJ Piligrim (Диджей Пилигрим) иҗат, тормыш, гаилә турында фикерләре белән уртаклаша

Берничә ел элек күпләр DJ Piligrim башкаруындагы “Ты меня забудь”, “Да я” җырларын яратып тыңлады. Илхом Юлчиев (башкаручының чын исеме) башлыча мәхәббәт турында җырлый. Рус һәм туган үзбәк телендә генә түгел, инглизчә дә – ул Үзбәк дәүләт дөнья телләре университетының тәрҗемә бүлеген тәмамлаган. Сәхнәдә ул хатын-кызлар йөрәген яулаучы кыю ир-егет. Гади тормышта исә ул гаиләсе белән гади биш катлы йортта яши. Сәяхәтләр, салкын душта коенырга, җәяү йөрергә һәм медитация яратуын әйтә. Өстәвенә, ул хәстәрлекле гаилә башлыгы, ике ул әтисе.
Кешедә өч “т”
булырга тиеш
– Илхом, кайсы җырыгызда җыр каһарманы һәм сезнең шәхесегез арасында аерма юк диярлек?
– Җырларымны үземә үзем язам, шуңа күрә аларның һәркайсында да мин бар. Уйлап табылган сәхнә образы юк. Сәхнәгә дә мин көндәлек тормышта йөргән кием белән чыгам.
– Музыкант таланты – бу табигатьтән бирелгән сәләтме яисә хезмәт нәтиҗәсеме?
– Нигезе – Ходайдан бирелгән сәләт, әмма режиссёр Никикита Михалков әйткәнчә, талантны түземлек һәм тырышлыкка тапкырларга кирәк. Шулай итеп, шушы өч “т” булса, уңыш киләчәк.
– Тормышыгызда кем мөһим роль уйнады?
– Кешеләрне мөһим һәм мөһим түгелләргә аермыйм. Галәмдә бер генә дә икенчел роль юк. Кечкенә ком бөртеге дә вакыйгаларга тәэсир итәргә, чит тормышларны үзгәртергә мөмкин. Кеше исә үзенә генә язылган рольне башкарырга тиеш, монысы башка нәрсә. Атап әйткәндә, маймыл эт була, ат – балыкка әверелә алмый. Кеше үз асылына тәңгәл килергә тиеш.
– Күңелегездә салып үлчи, шуның буенча юнәлеш билгели торган бизмәнегез бармы?
– Йөрәгемне тыңлыйм. Замана кешесе башлыча акыл белән җитәкчелек итә, әмма акыл ул тәнебезнең компьютеры, сафтан чыгарга да мөмкин. Нәкъ йөрәгеңне һәм эчке тавышыңны, интуицияңне тыңларга кирәк. Моның өчен ешрак тынычлыкта булырга, уйларны тәртипкә салырга кирәк.
– Кайсы акыл ияләренең фикере эчке дөньягызны ачып бирә ала?
– Миңа “Сат, чит, ананда” – санскриттан тәрҗемә итсәң “Яшәргә, яшәүне тоеп яшәргә, аңлы тормыш белән яшәүдән бәхет кичерергә” сүзләре туры килә. Минемчә, күңел түреннән агылган бәхет тойгысы иң озайлысыдыр ул. Үз ниятләреңне тормышка ашырганда сыгылмалы булуың да бәхет ул: гаеплеләрне эзләп, юкка ачуласы урынга, эшне хәл итүнең башка юлларын вакытында таба белү.
Карантинда
агач утырткан
– Коронавирус пандемиясе вакытында, катлаулы үзизоляция чорын ничек үткәрдегез?
– Тормыш иптәшем белән күпкатлы йортыбыз ихатасында җимеш агачлары: алма, груша, черешня утырттык. Үзем өчен генә түгел, балаларым, булачак онык-ларым өчен дә файдалы эш башкаруым мөһим иде миңа. Үзеңнән соң якты эз калдыру – кешелекнең мөһим бурычы ул.
Гомум алганда, өйдән өч ай тирәсе бөтенләй чыкмадык дияргә була. Күптән түгел генә безгә спорт белән шөгыльләнергә, балалар белән тышка чыгарга рөхсәт иттеләр. Ә аңа кадәр көннәр бетмәс-төкәнмәс “байбак көне” иде: ризык әзерләргә- җыештырырга- юарга-балаларны йокларга яткырырга, иртән исә барысы да яңадан кабатлана. Мондый көннәрдә шуны аңлыйсың – хатын-кызларга ир-ат ярдәме кирәк. Тыныч, төпле акыллы, хәстәрлекле һәм игелекле булганнары.
– Җәмәгать чел-тәрләрендәге шәхси битлә-регез дә сәяхәтләрдән күп фотолар куелган. Кайсы ил “күңелегезгә үтеп кереп”, үзенә кабат тартып тора?
– Тайландтагы Ко Панган утравы бик ошады, анда бай, бөтенләй капма-каршы тәэсоратларга тиенергә була. Утрауның бер ягында йогага, үлән ризыгы, тыныч көйләргә мөкиббәннәр урнашкан. Утрауның икенче ягында ай саен күп көнлек бию марафоннары үтә. Мәсәлән, ай тулганда өчәр тәүлек бииләр, моның өчен кешеләр җир шарының барлык почмак-ларыннан килә.
– Яңа сәяхәт итә башлаучыларга башка мәдәниятне өйрәнүне нәрсәдән башларга киңәш итәрсез?
– Гамәли күзәтүләрдән: милли аш-судан башлагыз, әйткәндәй, комлыкларның беренче сызыгында урнашкан кафе-рестораннарда тукланырга тырышмагыз. Сәяхәтчеләр агымы күп булган җирләрдә, пешекчеләрнең урта куллысы гына хезмәт сала, азык-төлек тә бик сыйфатлы түгел. Халык барыбер киләчәк дип исәпли алар. Ә менә биләмәнең үзәктә урнашканнарында хуҗалар бик тырыша.
Сәяхәтче карьерасын Үзбәкстаннан башларга мөмкин. Безнең илебез сәяхәт өчен бик уңайлы, ул кызыклы һәм кабатланмас. Рим шәһәренең яшьтәше Сәмәрканд кына ни тора. Тагы да Бохара, Хөрезм, Хива... Әлбәттә, ил чикләре әлегә ябык. Әмма сәяхәтләргә нык-лап әзерләнергә вакыт бар.
Балаларга бәхет туплар өчен вакыт кирәк
– Илхом, балаларыгызны прәннек яисә камчы беләнме тәрбиялисез?
– Үзаллы тормышта аларны нинди сынаулар көтәсен белмим. Шуңа күрә балачаклары бәхетле булсын өчен тырышам. Тискәре гәдәтләренә күз йомам дигәнне аңлатмый бу. Әмма баланың яшенә карап ташлама ясарга кирәк. Мәсәлән, күптән түгел, ике яше дә тулмаган кече улым өстәлгә менеп, көлә-көлә шук-лыклар ясады. Ничек шелтә бирәсең инде ул могҗизага?
– Күп еллар элек беренче балагыз тугач, нинди хис-тойгылар кичердегез?
– Сокландым һәм бәхеттән күкнең җиденче катында идем. Һәм тагын да аның үзенчәлек-ле карашын хәтерлим. Хәзер аңа 16 яшь, байтак үсмерләр кебек төнлә уяу була һәм соңыннан төшкә кадәр йок-лый. Шул карашын искә төшерәм дә, аңа ачулана алмыйм.
– Улларыгызда нинди сый-фатларның булуын теләр идегез?
– Әлбәттә, һәр бала үз юлын сайларга тиеш. Мин үземне иң яхшы тәрбияче һәм әти дип санамыйм. Шулай да балаларның иң мөһиме – яраткан шөгыльләре булсын иде. Шуңа өстәп, аларда мәхәббәт, түземлек һәм басылып эшләүчәнлекнең җитәрлек запасы булсын иде. Шул очракта югалып калмаслар.
– Хыялый мәхәббәт турында күп язалар. Чын тормыштагы мөнәсәбәтләргә кирәге бармы аның?
– Дөньяда ничә пар булса, бәхет өчен шулкадәр юл бар. Кем өчендер бер-береңне аңлау һәм булышлык итү, башкалар өчен – үз-үзеңне аямау нигез була. Минем өчен гаиләдә иң мөһиме мәхәббәт. Минемчә, әгәр ул булмаса, күпме генә көч салсаң да нык-лы гаилә килеп чыкмаячак.
Әмма теләсә кайсы очракта да бердәмлек булырга тиеш. Шуны да әйтергә була: ир-егет бер санына тәңгәл, хатын-кыз – нольгә. Алар парлашкач, яңа сан барлыкка килә. Әгәр дә хатын-кыз акыллы икән, ул ире, берле артына баса. Бу вакытта аларның көче ун тапкырга арта. Әгәр дә хатын ире алдына басса, ир-егетнең көче китә, бердәмлек көчсезләнә, берле уннан бер өлеш санына әверелә.
– Зарарлы гадәтләрегез бармы?
– Кызганычка, ун ел тәмәке тарттым. Тәнемнең – гыйбадәтханә булуын, аны пычратырга ярамаганлыгын аңлагач, ташладым. Артык ашау да – зарарлы гадәт. Заман җәмгыяте ризык наркоманиясен алга сөрә. Организм – ул ракета, аңа ягулыкны (ризыкны) тиешле күләмдә генә һәм сыйфатлыны гына салырга кирәк. Минемчә, барысын да бер-бер артлы ашау һәм эчү, ахмаклык.
Читайте нас