Туймазы хәбәрләре
+20 °С
Облачно
Мәдәният
9 Июня 2020, 11:35

Баянын кулыннан төшерми

Владимир Катаев Туймазы музыка мәктәбендә ярты гасыр диярлек баян сыйныфы укытучысы булып эшләгән

Туймазы турындагы байтак җырларның шигырь һәм көй авторы Владимир Катаев булуын бик азлар гына белә. Аның музыкага мөкиббәнлеге балачактан килә. Ничек шулай булмасын инде: алты бала тәрбияләнгән ишле Катаевлар гаиләсендә абыйлары баянда уйный, апалары исә, гитарада уйнап, матур җырлый.
Мәктәптән соң Владимир апасы янына Ухтага китә. Анда токарь булып эшли, әмма музыканы ташламый. Армиядән соң Ярославль музыка училищесын тәмамлый, 1965 елда Туймазыга кайта, балалар музыка мәктәбендә эшли. Музыканы ул эш буларак түгел, күңел халәте буларак ярата. Шуңа күрә баян өчен өч этюд һәм пьеса, ике җыр җыентыгы чыгарырга өлгерә. Владимир Ефимовичның “Туган шәһәрем – Туймазы”, “Туймазы – яшьлегебез шәһәре”, “Уйна, сөекле гармуным” һәм башка җырларын Туймазы музыка коллективлары яратып башкара. Фидакарь хезмәте өчен күпсанлы мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Музыка мәктәбендә Русиянең «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» билгесенә ия бердәнбер укытучы ул.
– Музыка мәктәбендә эшли башлаганда Владимир Ефимович мине үзенең кабинетына чакырды, – дип исенә төшерә укытучы Әлфия Мифтахова. – Һәм кыска бер көйне уйнап күрсәтергә кушты. Аның тарафыннан төбәк радиосы өчен иҗат ителгән көй булган икән ул. Мин аны соңыннан иртә саен тыңладым һәм Катаевны искә алдым.
– Владимир Ефимович минем өчен бетмәс көч-куәт иясе, бар кешене үзе артыннан ияртерлек булып истә калачак, – дип музыка мәктәбе укытучысы Наталья Ванюшова. – Элек Яңа елда без корпоратив түгел, “капустник”лар үткәрә идек. Катаев аларны башлап, оештырып йөрүчеләрнең берсе булды. Ул мәсәлләр, күренешләр иҗат итте, шаян сценарий һәм эпиграммалар әзерли иде. Һәм боларны тиз генә, артык мәшәкатьсез башкарды. Аның шигъри юллары матур, бер үк вакытта җиңел була иде. Күптән түгел, рес-публикабыз башкаласында аның “Ухта – шәһәрем минем” җырын ишеттем. Коми өлкәсендәге шәһәр исемен Уфа сүзенә алмаштырганнар һәм бу әсәрне бәйрәмнәрдә башкаралар икән, ләбаса.
Читайте нас