Буй-буй тасма, өчпочмаклар, ромблар, очлы яисә пычкы теше кебек сызыклар, “йөгерек дулкыннар”... Болар барысы да бер-берсе белән тәңгәл килеп кенә калмыйча, хатын-кызның кайсы ыруга каравыннан чыгып, билгеле бер тәртиптә урнашырга тиеш.
Түшлекнең хикмәтле геометрия бизәкләре хатын-кызның иңеннән биленә кадәр төшеп торган тукыма яки күн нигезгә мәрҗән, сердолик, шомартылган пыяла тезеп тегелә. Шулай да бу композициядә төп урынны тәңкә акча били. Элекке заманнарда алар көмеш булган, исәбе-күләменнән чыгып, ирнең байлыгын чамалаганнар. Хәзерге оста куллы ханымнар тәңкәгә охшаш түгәрәкләр белән генә чикләнә. Яисә әйләнештән чыккан тәңкә акча куллана. Япрыкта яшәгән һәм Илчембәт авылы мәдәният йортында кул эшләре түгәрәген җитәкләгән Гөлфия Хаматшина да шулай эшли.
– Кул эшләре – минем төп мавыгуым, – ди Гөлфия Рәшит кызы. – Гомеремдә нәрсә белән генә шөгыльлән-мәдем! Кооперация техникумында укып чыктым, әмма тиешле ике елымны эшләгәч, күңелем кайтты. Яраткан мавыгуым – кием тегү белән һөнәр буларак шөгыльләнергә карар иттем, өлге кисүче һәм тегүчегә укыдым. Озакламый гаиләмә бәйле сәбәпләр нәтиҗәсендә туган авылыма кайтырга туры килде, авыл мәктәбендә миңа хезмәт дәресләре алып барырга тәкъдим иттеләр.
Укучыларыма үзем белгәннәрне – һәр хуҗабикәгә тормышында кирәк булачак бар нәрсәне өйрәтергә тырыштым. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли башлагач, төрле чаралар оештыру, алар өчен махсус кием тегү, бизәү эшләре белән шөгыльләндем. Бу тәҗрибәм Илчембәт авылы мәдәният йортында сәнгәть җитәкчесе булып эшли башлагач та бик ярдәм итте.
Үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелгәнче Хаматшина авылдашлары өчен түшлек тегү буенча осталык дәресе үткәрде. Бу башкорт халык костюмының иң мөһим өлеше. Дәрестә иң яшь катнашучы Динә Фасаловага җиде яшь, иң өлкәне – Майсрур Габидуллинага 73 яшь. Ике сәгать дәвамында алар эшләнмәнең читләрен тар тасма белән каймалап алды һәм шуның ярдәмендә уртага бизәкләр ясады. Өйрәнеп килүче оста куллы ханымнар тәңкәләрне өйдә беркетәчәк инде, чөнки моңа берничә кич кирәк булачак.
– Без бүген кулланган төньяк-көнбатыш башкортлары бизәкләре көньяк, көньяк-көнчыгыш башкортлары бизәкләреннән шактый аерыла, – дип аңлата авылдашларына Гөлфия Рәшит кызы. – Түшлек хатын-кызның бизәнгече, байлык чагылышы гына түгел, яман күздән саклаучы бетү булуын да исегездән чыгармагыз. Ул түшне һәм корсакны каплап торган, шуңа күрә элекке замандагы эшләнмәләр хәзер без бизәгәннәргә караганда киңрәк тә, зуррак та булган.
13 яшьлек Рината Гомәрова безнең фотограф өчен әзер костюмны махсус киеп күрсәтте. Хаматшина аны күптән түгел районда үткән яшь киленнәр бәйгесендә катнашкан Сөмбел Даутова өчен теккән булган. Әйткәндәй, бу бәйгедә кыз төп бүләккә лаек булды. Күлмәк, камзул, алъяпкыч, баш киеме, түшлекне тегәргә “Тамга” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Зөлфия Краснова ярдәм иткән. Гөлфия Рәшит кызы аның белән тыгыз элемтәдә эшли.
Хәзер Хаматшина урындагы курчак театры өчен кос-тюмнар тегү белән мәшгуль. Үз-үзеңне изоляцияләү тәмамлану белән мәдәният йорты хезмәткәрләре авылдашларына “Үги кыз” башкорт халык әкиятен күрсәтергә ниятли. Әкият каһарманнары өлкәннәр өчен тегелгән милли киемнәрнең кечкенә күчермәсен киячәк. Алар каһарманнарның яшенә һәм җәмгыятьтә тоткан урынына тәңгәл киләчәк. Чөнки, мәсәлән, яшь кыз белән өлкән яшьтәге ханымның костюмнары бер-берсеннән бик нык аерыла.
Оста ханым “Башкорт гүзәлләре” күргәзмәсен оештырырга һәм үзенә Айлы ыруы хатын-кызлары (шушы ыру вәкиле ул) күлмәген тегәргә хыяллана.
– Ата-бабаларым безнең якларга ХVIII гасыр ахырында күченгән. Аларның варислары бүген дә Япрыкта яши. Безнең хәтта бер урамыбызны, “Яр буе” исемен санга сукмыйча, япрыклылар үзара Асаба дип йөртә (элек имана башкортларын шулай атаганнар), – дип сөйли ханым. – Туган як тарихын өйрәнү – минем тагын бер мавыгуым, ул миңа әтиемнән – үзенчәлекле рәссам Рәшит Кәлимуллиннан күчкән. Туган якны ярату аның әманәте иде. Үз эшләрем аша балаларга һәм авылдашларыма мәдәни мирасны тапшырырга тырышам.