Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Облачно
Мәдәният
21 Апреля 2020, 11:00

Җитәкче дә, хуҗалык мөдире дә, режиссёр да алар

Авыл клубларында һәм мәдәният йортларында җаваплы, иҗади, үз эшенә мөкиббән кешеләр эшли

Туймазы районының клуб оешмалары челтәре – ике күптармаклы һәм алты авыл клубы, 26 авыл мәдәният йорты ул. Анда 118 кеше эшли, шуның дүртесе – “Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре”.
– Авыл мәдәният йортлары һәм клублары авыл халкы тормышында мөһим урын били, талантлы кешеләр, сәләтле яшьләр, ветераннар шунда тартыла, – ди “Биләмәара клуб сис-темасы” муниципалитет мөстәкыйль мәдәният оешмасы җитәкчесе Гөлнар Сабирова. – Мәдәниятләр күптөрлелеген 150 үзешчән коллектив тәкъдим итә, җидесе – “халык”, икесе “үрнәкле” исеменә лаек. Түбән Троицкийдан “Калинушка” рус җыры ансамбле, Төмәнәк мәдәният йортыннан татар фольклор ансамбле, Собханкулдан “За околицей” рус җыры ансамбле, “Идущие” агитация-сәнгать театры, “Рябинушка” рус җыры, “Дуслар” башкорт җыры, “Сюрприз” эстрада биюләре ансамбльләре, “Русская песня” вокал ансамбле, “Феникс” замана биюләре мәктәбе бу.
Барлык коллективлар да район биләмәсендә яшәгән халыкларның гореф-гадәтләрен тергезү буенча чәмле эш алып бара.
Былтыр “Фолк-тайм” рес-публика фольклор иҗаты бәйгесендә “Фольклор-уен композициясе” бүлегендә “Төмәнәк” татар халык фольклор ансамбле, Кандраның “Юбилейный” мәдәният һәм спорт йорты карамагындагы “Дуслар” башкорт җыры ансамбле I дәрәҗә лауреаты булды. Моннан тыш, шушы ук бәйгедә «Дуслар» «Вокал башкару” бүлегендә II дәрәҗә лауреаты дип танылды. Собханкул мәдәният йорты аккомпаниаторы Фәрит Җиһаншин һәм Иске Туймазы мәдәният йорты дуэты, Казанда үткән IV халыкара халык җыр-бию фестиваль-бәйгесендә катнашып, шул тәртиптә, I һәм III дәрәҗә лауреатлары булды.
Республиканың “КЛУБ' ok XXI век” бәйгесендә катнашып, Иске Туймазы мәдәният йортының “Алдынгы мәдәният йорты” бүлегендә беренче урын яулавы мөһим җиңүләребез-нең берсе дип исәплибез.
Шуңа өстәп, авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре эшчәнлекнең яңа юнәлеш-ләрен дә үзләштерә. Мәсәлән, авылларда башкорт костюмы тегү, шәҗәрә төзү, йон басу, келәм чигү буенча осталык дәресләре оештырдык һәм үткәрдек.
Һәр мәдәният йорты сәнгатьне, халык иҗатын үстерүгә, районда яшәгән халыкларның гореф-гадәтләрен данлауга үз өлешен кертә. Хезмәткәрләребез – кече ватанына тугры затлар дисәк тә артык булмас. Алар бер үк вакытта җитәкчеләр дә, хуҗалык мөдирләре дә, режиссёрлар да, алып баручылар һәм артистлар да. Үз эшләренә еш кына якыннарын һәм туганнарын җәлеп итә. Нәкъ шундый җаваплы, иҗади, һөнәрләренә мөккибән кешеләр генә авылда эшли ала.
Читайте нас