Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Ачык
Мәдәният
21 апрель 2020, 08:40

Һарауслы Матрёшка

Коронавирус туймазылыларның иҗат очкынын сүндермәгән

Үткән җомга, 17 апрельдә, республикада Милли кием көне билгеләнде. Коронавируска бәйле сәбәпләр нәтиҗәсендә ул беренче тапкыр онлайн оештырылды.
Моның гадәттән тыш көн булуын Япрык авылының 5нче сыйныф укучылары скайп аша тарих укытучысы Рәйлә Мирсаяпованы күргәч үк аңлаган – ул дәресне эш костюмында түгел, башкорт киемендә үткәргән. Балалар укытучының иҗади сәләтен бәяләгән һәм аны алкышларга күмгән.
Балалар үзләре дә өлкәннәрдән калышмаган. Мәсәлән, Бишкурай мәктәбе укучылары онлайн-дәрескә чагу сәхнә киемнәрендә "килгән". Төмәнәк мәктәбендә исә музыка һәм рәсем дәресләре бергә үткәрелгән. Моңлы халык көйләре астында укучылар кәгазьдә милли бизәкләр һәм милли кием өлешләре сурәтләгән. Кандра 1нче мәктәбенең дүртенче сыйныф укучылары үз чиратында видеочат буенча гаиләләрендә сакланган киемнәрне күрсәткән, аларга бәйле вакыйгаларны бәян иткән.
Эшкә районның байтак тармаклары җәлеп ителгән. Гамәли-бизәү сәнгате осталары, музей хезмәткәрләре тәҗрибә һәм белемен уртаклашкан.
Балалар-үсмерләр иҗат йортының “Знайка” катнаш берләшмәсе укытучылары тәрбияләнүчеләрен агачка сурәт ясау остасы Розалия Бәширова тарафыннан башкорт милли костюмындагы матрёшка ясау барышы белән таныштырган. “Принц Крючок, принцесса Спица” берләшмәсенең яшь бәйләм тотучылары хатын-кызларның кашмау астыннан маңгайга бәйләү өчен кулланылган уч киңлеге тасма – һараус әзерләгән. Дуслык мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Альфира Ситдыйкова хатын-кыз милли күлмәге тегү буенча осталык дәресе үткәргән.
– Безнең мәдәният йортында менә 11 ел инде “Ихлас” фольклор коллективы эшләп килә, анда 55-70 яшьтәге авылдашларыбыз шөгыльләнә, – дип сөйли Альфира Шәрифҗан кызы. – Үз костюмнары юк, чыгышлар өчен аларны прокатка алып тордык. Җырчыларым өчен күптән күлмәкләр тегәргә ниятләп йөрдем, хәтта тукыма да алдым. Кул җитми тора иде. Хәзер үз-үзеңне изоляцияләү шартларында вакыт җитәрлек, мин тегүгә утырдым. Күлмәк өлгеләрен танышымнан алдым, башкорт милли күлмәкләре турында интернеттан мәгълүмат юллап таптым һәм эшкә керештем. Сигез күлмәк тектем инде, тагын өчне тегәсе калды.
Читайте нас