Татар драма театры режиссёры һәм актёрлары белән очрашуыбыз үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелгән чорга туры килде. Хәзер театр хезмәткәрләре, башка бик күпләр кебек, мәҗбүри ялда, әмма тормыш үз җаена төшү белән, алар репетицияләрне дәвам итәчәк.
Театрда Флорид Бүләковның “Сөясеңме-сөймисеңме?” спекталеннән соң көчле алкышлар тынарга да өлгермәде, труппа инде яңа әсәр өстендә эшли башлаган. Урал Галиевның “Яшибез әле” повесте буенча “Тау артында тал елый” дигән драма спектакле бу. Аның премьерасы Җиңүнең 75 еллыгына багышланган һәм 8 майга тәгаенләнгән.
Спектальнең режиссёры – Башкортстанның атказанган артисты, Шаехзадә Бабич исемендәге Яшьләр дәүләт премиясе лауреаты, туймазылыларга күптән таныш Азат Җиһаншин. Ул ярты ел элек Туфан Миңнуллинның зур аншлаг белән барган “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклен куйган иде.
Яңа спектакль сугыш елларында Миякә районындагы бер авылда булган вакыйгаларга нигезләнгән.
...Муса һәм Гайниса сугышка кадәр өйләнешә. Аларның гаилә тормышы әкияткә тартым: күркәм йортлары, өч баласы, икесе дә тырыш, хезмәт сөючән.
Сугыш башлангач, Муса беренчеләрдән булып сугышка китә. Иренең хат-хәбәрен көтү Гайниса өчен тормыш мәгънәсенә әверелә. Әмма озакламый өчпочмаклы хатлар килүдән туктый. Хатлар да, үлем хәбәре дә килми – Муса хәбәрсез югала. Бу еллар үлемгә бәрабәр була.
Сугыш барган саен илдә ачлык тамыр җәя. Кешеләр, аеруча балалар, ачлыктан шешенә. Гайниса көн дә колхозга эшкә йөри – шул көздә ул ындыр табагына ашлык ташый. Балаларының хәлсезләнүенә түзә алмыйча, берәр уч бодай урлап алып кайта. Аннары тагын, тагын – биш килога җыела!
Бу хакта белеп калган күрше хатыны эләкләшү мөмкинлеген кулдан ычкындырмый. Шул вакыт хатынның йортына аңа гашыйк рәис килә һәм ике юл тәкъдим итә: ул я НКВДга хәбәр итә һәм хатынны сугыш чоры законы буенча хөкем итәчәкләр, я хатын аңа кияүгә чыга.
– Драмада яу күре-нешләре, атыш һәм үлем юк, – ди Җиһаншин. – Тылда яшәүчеләрнең үз сугышы – тормыш өчен, тагын да аяусызрак һәм шулай ук мөһим. Кешелексез шартларда кеше булып калу, якыннарыңа хыянәт итмичә, дөрес карар кабул итү гаять авыр. Шуңа күрә спектакль – барыбыз турында да. Хәтта хәзерге тыныч заманда да без кайвакыт катлаулы карар алдында калабыз. Кеше дөрес эшләгәнме, юкмы – кистереп кенә әйтеп булмый. Һәркемнең үз дөреслеге, үз хәле.
Бу пьеса мәңгелек төшенчәләр турында уйланырга мәҗбүр итә. Һәм киләчәк буыннарга Бөек Җиңүне яулау өчен куркыныч сугышта башын салган миллионнарча кешеләр турында искә төшерә. “Тау артында тал елый” – аларның якты истәлегенә ихтирам билгесе ул.