9 яшьлек Эльза Батталова беренче тапкыр баян классы бусагасын атлап кергәндә музыка мәктәбенә кабул итү бәйгесен үтүенә чиксез шатлана, горурлана. Әтисе Фәнис Габдрәүф улы кызының теләгенә каршы килми. Кызының таланты ачылгач, әтисе аңа баян алып бирә – башта “Огонёк”, аннары “Этюд” һәм “Восток”. Яңа “Жигули”га дип җыйган акчасына.
Эльза Фәнис кызы уен коралына шундук мөкиббән китә. Тырыш кыз буш вакыты булган саен яңа көйләр өйрәнә, аннары күршеләренә концерт куя. Тегеләре һич каршы килми, чөнки “Эльза-артистка”ның чираттагы бәйгегә әзерләнүен белә алар.
Мәктәпне тәмамлаган кыз музыка колледжына укырга керә, дүрт ел дәвамында осталыгын арттырып кына калмый, баянда уйнарга өйрәтү нечкәлекләренә дә төшенә. Укуын уңышлы тәмамлаган яшь белгечне юллама буенча Собханкул музыка мәктәбенә җибәрәләр. Башта Эльза Фәнис кызы анда таләп ителгән өч елын гына эшләргә уйлый.
– Собханкул ул вакытта яшь, чәмле үсүче бистә иде, – дип хәтерли ул. – Биредә байтак предприятие эшләде, төзелеш барды. Баянда уйнарга теләгән балалар күп иде, һәм мин үземнең биредә кирәклегемне аңладым. Шуңа күрә өч елдан соң да калырга уйладым.
Беренче укучыларымны яхшы хәтерлим. Миңа 19 яшь кенә иде әле. Әмма курку булмады, тәҗрибәсезлек кенә бераз комачаулады. Тора-бара үз методикамны әзерләдем, бу миңа уңышка ирешергә ярдәм итте.
Биредә уен коралында уйнарга, дөрес утырырга, аппликатурага өйрәтү генә җитми. Бала психологиясен белергә, иҗат өчен кулай мохит тудырырга кирәк. Укучы укытучысына ышана, күрсәтмәләрен үти икән, икесе дә иҗаттан канәгатьлек хисе кичерәчәк.
Эльза Фәнис кызы уңыш өчен укучыларның ата-аналары белән хезмәттәшлек итү зарур дип раслый. Нәкъ әтисе һәм әнисенең ярдәме баланы иҗади уңышларга илһамландыра.
– Мин сәләтле укучы яныннан битараф үтеп китә алмыйм, – ди педагог. – Аның бәйгеләрдә катнашуын, уңышларына куануын телим. Шуңа күрә туганнарын андый сәфәрләрнең улы яисә кызы өчен файдага гына булачагына инандырырга тырышам.
Тәрбияләнүчеләренең һәр чыгышы – кечкенә спектакль. Баян укытучысы барлык әсәрләре өчен образларны үзе иҗат итә һәм костюм үрнәкләрен үзе сурәтли. Күптән түгел аның чакыруы буенча Туймазыда Санкт-Петербургтан “SiBDUO” баянчылар дуэты булып китте. Дөньякүләм осталары иҗаты белән күбрәк кеше таныша алсын өчен, концерт Туймазы балалар музыка мәктәбендә оештырылды.