Туймазы хәбәрләре
+11 °С
Дождь
Мәдәният
24 Марта 2020, 13:25

Әллә мюзикл тырыштырып карыйбызмы?

“Сәфәр” үрнәк хореография ансамбленә өч елдан артык ирле-хатынлы Ибраһимовлар җитәкчелек итә

“Сәфәр” хореография коллективы 15 ел элек “Родина” мәдәният йорты карамагында оештырылды. Аның йөздән артык әгъзасы катлаулы репертуарны тел-теш тидермәслек дәрәҗәдә үзләштерде, анда исә рус, башкорт һәм татардан кала, чечен, казак биюләре дә бар. 2017 елның сентябреннән коллективны ирле-хатынлы Әлфия һәм Дамир Ибраһимовлар җитәкли.
Дамир Халит улы Стәрлетамакта туган, балачагы һәм үсмер чагы Сибайда узган. Ул анда урта мәктәпне, төбәктәге балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлекчәсен тәмамлаган. 11нче сыйныфта укыганда Сибай филармониясендә балет артисты эшен уку белән бергә алып барган. Биш елдан соң Уфага күчкән, “Мирас” җыр һәм бию ансамбленә урнашкан. Шунда булачак хәләл җефете Әлфия белән танышкан. Читтән торып, “Хореография коллективының сәнгать җитәкчесе” белгечлеге буенча Чиләбе мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлаган, 2017 елда “Сәфәр” ансамбленә сәнгать җитәкчесе итеп чакырганнар.
– “Сәфәр” ул вакытта ук республикада танылган, алдынгы бию коллективларының берсе иде, – ди Ибраһимов. – Үземне чакырган кешеләрнең ышанычын аклый алмам дип борчылдым. Әмма уңай һәм тискәре якларын бизмәнгә салып, Туймазыга юл тоттым.
Туймазылыларның мәдәнияткә мөнәсәбәте ошый миңа. Алар иҗади чараларга, шул исәптән безнең концертларга йөрергә ярата. Тәрбияләнүчеләремнең ата-аналарының мөнәсәбәте дә сөендерә. Алар коллективка бөтен башлангычларда да ярдәм күрсәтә.
Беренче көннән үк коллективның дәрәҗәсен төшермәскә тырышабыз. Чөнки “Сәфәр” Туймазы районын гына түгел, бөтен Башкортстан данын яклый. Без халыкара һәм бөтенрусия бәйгеләрендә катнашабыз, даими рәвештә бүләкле урыннар яулыйбыз. Мәсәлән, былтыр җәй Абхазиядә үткән “Кара диңгез риваятьләре” халык-ара бәйге-фестиваленең Төп бүләгенә лаек булдык. Көз көне исә республика бәйгесендә шундый ук бүләк яулап, 100 мең сум күләмендә акчалата ярдәм алдык.
Яшь сәнгать җитәк-чесенең планнары баштан ашкан. Яңа тамашалар, яңа сәфәрләр бу. Озак-ламый ансамбль тамашачы хөкеменә мюзикл рәвешендә дөнья халык-лары биюләрен тәкъдим итәчәк. Хәзер “Сәфәр ир-егетләр өчен яңа башкорт биюе әзерли. Бу номерда сәнгать җитәкчесе нияте буенча башкорт егетләренең көч-куәте чагылачак.
“Ни өчен бию һәм сәхнәне сайладың?” – дигән сорауга Дамир Халит улы иҗат кешесенә хас хис-тойгылар белән җавап бирде:
– Сәхнәгә ләззәт өчен чыгалар! Миңа анда кызык, күңелле. Кешеләргә халык биюләренең хәрәкәт җыелмасы гына булмавын җиткерергә тырышам. Бию – тормыш, көнкүреш, кәсеп, бәйрәм ул. Элек биюгә мөкиббән идем. Хәзер сәхнә артындамын. Әмма бию минем тормыштан бервакытта да юкка чыкмаячак.
Читайте нас