Спектакльнең баш режиссёры Илнур Муллабаев, сценограф Гөлнара Мифтахетдинова, композиторы Юлай Үзәнбаев.
Бүләков иҗатына Туймазы татар драма театрының беренче генә мөрәҗәгать итүе түгел: 2009 елда “Каһәрле мәхәббәт” спектакле сәхнәләштерелде.
“Сөясеңме-сөймисеңме?” трагикомедиясе – ул мәхәббәт кыйссасы. Шушы матур хис-тойгының ни дәрәҗәдә сак һәм эчкерсез булуы, кешене бар булмышы белән ярату турында.
Бу әсәр кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрнең рухи ягын кузгата. Гомәр карт белән Вәсилә карчык озын-озак тату гомер кичергән. Әмма бер-берсенең кадерен бары тик әҗәл ишек каккач кына аңлаган. Гомәр картка гомере бәрабәренә өч сәгать эчендә берәр игелек кылырга тәкъдим ителә. Игелек-изгелекләрен барлап, картлар бар гаилә тормышын кабаттан кичерә.
Спектакльдә дүрт актёр мәшгуль – картлар ролендә БРның атказанган артистлары Фәндил Мөхәмәтдинов һәм Маргарита Сидорова, яшьләр Гөлназ Саттарова һәм Айдар Хөснетдинов.
Тоташ бер гомерлек мәхәббәт тарихы елатты да, көлдерде дә, уйландырды да.
Тамашачылар актёрларның уенын дәррәү алкышларга күмде.
Спектакльнең киләсе премьерасы 16 мартта узачак.
Чыганак: Туймазы татар драма театрының рәсми сәхифәсе.
Айгөл Әхмәтҗанова тәрҗемәсе.