Туймазы хәбәрләре
+15 °С
Облачно
Мәдәният
21 Февраля 2020, 14:45

Яугирләр һәм тыл эшчәннәренә юбилей медальләре тапшырылды

“Родина” мәдәният йортында Ватанны саклаучы көненә багышланган тантаналы җыелыш үтте

Чара барышында 8 яугир һәм 13 тыл эшчәне “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы” юбилей медале белән бүләкләнде. Алар Туймазыдан бу бүләккә лаек булган беренче ветераннар.
– Ватанны саклаучы көне – батырлык, көч, Русиянең күркәм йолаларына тугрылык бәйрәме ул, – дип билгеләде район Хакимияте башлыгы урынбасары Булат Хәлиуллин. – Илебез байтак кырыс сынауларны кичерде һәм алардан һәрвакыт намуслы чыкты. Без Бөек Ватан сугышы яугирләренең үлемсез каһарманлыгын тирән ихтирам белән искә алабыз, яугир-интернационалчылар, солдат һәм офицерлар, намусына тап төшермәгән башка якташларыбыз белән горурланабыз.
Чара тәмамлангач, “Аргамак” этно-рок төркеме һәм районның иҗат коллективлары катнашлыгында концерт булды. Фойеда сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагогларының Җиңү юбилеена багышланган эшләр күргәзмәсе оештырылды.
Читайте нас