Модага мөкиббән затларны купшылык, көязлек, көтелмәгән төсләр белән таң калдыру өчен танылган кутюрьелар күргәзмәләргә ел дәвамында әзерләнә. Безнең мәктәп балалары әлегә фэшн-индустрия дөньясына тәэсир итәргә ашыкмый, әмма үз үрнәкләре өстендә алардан ким эшләми. Күптән түгел үткән балалар-үсмерләр модасы бәйге-фестивале раслады моны. Аның өчен яшь кутюрьелар гадәттән тыш чималдан үзенчәлекле киемнәр иҗат итте.
Мәсәлән, Балалар (үсмерләр) иҗат йортындагы “ТриНити” балалар мода театры (җитәкчесе Ирина Ситникова) тоташ балалар киеме туп-ланмасы иҗат итеп, полиэтиленга яңа кулланылыш тапкан.
– Теккән чагында “тукымабыз” ертылмасын өчен, тегү машиналарын эре атламга көйләдек, – дип сөйли Ситникова. – Төрлелек өчен полиэтиленны автомобиль буявы белән корыч төсенә буядык. Калынрак полиэтиленны чалбар, бишмәт, итәк тегү, юкарагын күлмәк һәм япмалар өчен кулландык.
Безнең театрда 20 кеше, шуларның 14е мода күрсәтүдә катнаша. Әмма костюмнарны тегүгә балалар гына түгел, әти-әниләр дә җәлеп ителде. Соңгы нәтиҗәне тамашачы да, хезмәттәшләрем дә югары бәяләде. Безгә хәтта яңгырдан саклаучы плащлар тегүгә заказ бирделәр.
Жюри да укучыларның һәм аларның җитәкчесенең тырышлыгын лаек бәяләде: “ТриНити” бәйгенең Төп бүләгенә лаек булды.
Серафимовка “Яшь техник” балалар иҗаты йортында бәйгедә катнашу өчен ике иҗат коллективы берләште – “Кул эшләренең үзенчәлекле төрләре” (җитәкчесе Ольга Подтерёбкова) һәм “Тәкъдимнәр җыелмасы” (Римма Вәлиева) бу.
Алар тарафыннан тәкъдим ителгән җыелмалар балалар “пицца” корама технологиясе буенча иҗат иткән гадәттән тыш тукымадан тегелгән иде. Аны җитештерү барышы озак һәм җентекле: эчке кием сыйфатында кулланылучы тукымага тигез итеп вак-вак туралган төсле тукыма кисәкләре салына, аннары “мозаика” үтәкүренмәле тукыма белән каплана һәм, корамаларны беркетү өчен, типчеп чыгыла. Костюмнарны үз куллары белән төрле төсле пластик шешәдән ясалган бижутерия тулыландыра. Нәтиҗәдә – “Авангард һәм креатив” бүлегендә беренче урын.
Илчембәт мәктәбенең хезмәт укытучысы Флүрә Шәрипованы һәм аның укучыларын сырлы кәгазь илһамландырган. Аңардан гөлчәчәк, чалмабаш, азалия һәм лалә рәвешендә күлмәкләр тегелгән һәм шундый ук чәчәкләр ясалган. Шәрипова сүзләренә караганда, чалмабаш чәчәге ясау өчен биш төргәк сырлы кәгазь киткән. Күлмәкләргә киткәнен санап та бетерерлек түгел. Аларның җыелмасы “Авангард һәм креатив” бүлегендә икенче урын яулады.
Серафимовка 1нче мәктәбенең (җитәкчесе Елена Клишина) “Мастерицы” түгәрәге чираттагы тапкыр капма-каршылык – кара һәм ак төсләр белән уйнады.
Әмма үткән елларда осталарның костюмнары кәгазьдән булса, бу юлы тукымадан тегелгән иде. Симметрия һәм асимметрияне, ак һәм караны отышлы куллану бу тупланмага «New Fashion» бүлегендә җиңү мөмкинлеге бирде.
Хатын-кызлар өчен “Күн пластикасы” һәм “Макраме” техникасында башкарылган ике бизәнгечләр җыелмасы тәкъдим иткән Серафимовка 3нче мәктәбе (җитәкчесе Ләйсән Вахитова) “Этностиль” һәм “Көнүзәк бизәнгечләр” бүлекләрендә җиңде.
“Фэмили лук” бүлегендә бу юлы да, әйткәндәй, өченче тапкыр рәттән Әлмөхәмәтовлар гаиләсенә тиңнәр булмады. Әнисе һәм ике баласы бал корты костюмында чыкты.
«Нәни фотомодель» бүлегендә Сабрина Җәләева (“Серафимовка авылының “Яшь техник” иҗат йорты), Екатерина Иванникова (Серафимовка 3нче мәктәбе) һәм Илария Толстогузова (Туймазы 8нче мәктәбе) җиңүче. Иң чагу бәйгечеләр беренче унлыкка эләкте. Шул исәптән – әнисе Айгөл Котышева белән бергә фольгоизолоннан скафандр ясаган һәм, шуны киеп, Туймазы 8нче мәктәбе (җитәкчесе Гөлнара Әлмөхәмәтова) исәбендә чыгыш ясаган Ролан Төхфәтшин.
– Бәйгедә жюри сыйфатында өченче тапкыр катнашам, – ди “Золушка” предприятиесе технологы Ирина Шерстобитова. – Балаларга бу юнәлештә эшен дәвам итәргә тәкъдим итәм. Үзләре өчен башка белгечлек сайласалар да, алган күнекмәләре тормышта ярап куячак.