– Барысы да 1995 елда, мин видеокамера сатып алгач башланды, – дип сөйли Валерий Миндияр улы. – Аның өчен Мәскәүгә махсус бардым. Гаилә видеоархивы булдырырга ниятләдем. Ул вакытта мин Собханкул мәдәният йорты директоры идем, шуңа күрә асылда авылдагы чараларны – йортлар, дәвалау оешмалары төзү, коммунистик өмәләр, истәлекле вакыйгалар уңаеннан үткән концертларны күп төшердем.
Башта төшерелгән язмаларга әллә ни әһәмият бирмәдем. Әмма сугыш ветераннары бер-бер артлы арабыздан китә башлагач, алар турында фильм ясарга вакыт җитүен аңладым. Фильмның нигезен 9 майда төшерелгән язмалар тәшкил итә. Бу бәйрәмне билгеләүне 20 ел дәвамында төшерүем ачыкланды. 17 серия чыкты. Шуңа күрә фильмның исеме дә “Җиңү язының 17 елы” дип аталды.
Күп серияле документаль фильм беренче тапкыр 5 ел элек күрсәтелде. Ул вакытта язмалар тасмалы видеокассеталарда иде һәм мин аны видеомагнитофон аша күрсәттем, әмма ул техника искерде, миңа барысын да санлы форматка күчерергә туры килде. Бу эшкә ике ел вакытым китте. Язмалар күп, дүрт сәгать бертуктаусыз төшерелгән – ахыргача карап бетерергә кемнең түземлеге җитсен. Мин һәр серияне бер сәгатьлек итеп кыскарттым.
Чәршәмбе, 5 февральдә, Собханкул мәдәният йортында фильмның беренче сериясен күрсәттеләр. Анда Җиңүнең 50 еллыгын бәйрәм итү тасвирланган. Авыл халкы, шул исәптән укучылар, тылда хезмәт салучылар, ике сугыш ветераны фильмны тын да алмый карады. Үзләрен, якыннарын күреп шатланды. Кемдер яшерен генә күз яшен сөртте. Видеоязмада барысы да сугыш ветераны Петр Евдокимович Илюшинны таныды. Ул тамашачылар арасында иде. 94 яшендә булуына карамастан, ветеран үзен егетләрчә тотты.
– Бу мин ветераннар хоры исәбендә “Җиңү көне” җырын башкарам, ә монда полк-
ташларым белән Мәдәният йортына барабыз, безне анда бәйрәм концерты көтә.
Ул вакытта 169 собханкуллы – барлык сугыш ветераннары һәм элекке концлагерь тоткыннары да исән иде әле. Экранда без барыбыз да төз гәүдәле, орден һәм медальләрдә бистә советы җитәкчесе чыгышын тыңлыйбыз, Җиңү көне уңаеннан котлаулар кабул итәбез. Авыл мәйданында вальс әйләнәбез, җырлыйбыз. Ә хәзер, эх! – дип авыр сулый Илюшин. – Аз калдык инде.
Фильмны караганнан соң, халык истәлек-ләрен барлады.
– Сугыш башланганда гаиләбез Никитинка авылында яшәде. Миңа 12 яшь иде, – дип исенә төшерә Иван Ефремов. – Ир-атларны сугышка алдылар, ә без алар урынына калдык. Иртән мәктәпкә дәрескә барабыз, төштән соң колхоз рәисе янына ашыгабыз – ул безгә эш бүлеп бирә. Мин ат караучы идем. 1946 елда мине “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләделәр.
– Без Туймазыда Вокзал урамында яшәдек, – дип дәвам итә Галия Мөхәмәтҗанова. – Мәктәп-тән соң безнең 13-15 яшьлек кызлардан торган бригадабыз вагоннар бушата иде. Безгә кайсы вакытка товар поезды киләсен хәбәр итәләр һәм без шул вакытка вокзалга ашыгабыз. “Вахта”га бармый калу яисә, эшнең авырлыгына сылтанып, йөк бушатудан баш тарту ише уйлар беребезнең дә башына кермәде. Сугыш елларында һәр бала үз урынында иленә кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышты.
– Мин Нөркәй авылында яшәдем һәм колхозда эшләдем, – дип сүзгә кушыла Газизә Хәбирова. – Авыл яшьләрен чаңгыда шуарга өйрәтүләрен хәтерлим. Аның өчен хәрби комиссариаттан инструктор үзе белән чанада берничә пар чаңгы алып килә. Безне фронтка җибәрү өчен әзерләделәр, бәхеткә ул тәмамланды.
Бөек Ватан сугышы ветераннарын бүген бармак белән генә санарлык – без, тылда хезмәт итүчеләр дә, унынчы дистәне вакладык. Бу фильм ярдәмендә онык-ларыбыз һәм онык балалары хәтерендә сакланып калырбыз. Нинди бәя белән Җиңүне яулавыбызны, сугыштан соң җимерелгән, әмма бирешмәгән илебезне аякка бастыруның никадәр авыр булуын аңлар алар.
Фильмның икенче сериясе 12 февральдә 18.00 сәгатьтә күрсәтеләчәк.Белешү өчен телефон: 8-919-600-07-71.