Бу бәйрәмгә тоташ авыл белән әзерләнгәннәр дисәк, һич ялгыш булмас. Гафуров авылында яшәүче Фәтхуллиннар, Сөләймановлар, Гатауллиннар, Миңнегуловлар, Баһаутдиновлар, Бурангуловлар, Әхмәтшиннар, Вәлиевлар, Әхмәтшиннар, Закировлар, Исламгуловлар, Габбасовлар, Шәрифуллиннар гаиләләре, шәхси эшкуарлар Хәлфин, Арслановлар фольклор бәйрәмен үткәрүдә чәмле катнашты.
Залның ике ягында сый-нигъмәттән сыгылып торган өстәлләр тезелеп киткән. Бер якта эче сөт ризыклары күргәзмәсе оештырылган - катыкның ниндие генә юк иде анда! Әчесе дә, төчесе дә, баллысы да, җимешлесе дә, чөгендерлесе дә... Уңган хуҗабикәләр катыктан йогырт та, сыр да әзерли икән. Залның икенче ягында халкыбызның милли ризыкларыннан чәй табыны корылган. Ризык төрлелегеннән күзләр камашты. Чәкчәк, тәбикмәк, кабартмалар, өчпочмак, бәрәңге бөккәне, торт, бәлеш тә пешереп алып килгән иде хуҗабикәләр. Мәртәбәле жюри әгъзалары күргәзмәләрне карап, ризыкларны тәмләп чыкты, бәйгечеләр исә үзләре әзерләгән ризыклар белән таныштырды.
Тантана Гафуров авыл советы хакимияте башлыгы Радис Сафин, районның мәдәният бүлеге начальнигы Рәмзин Әпсәләмовның авыл халкын сәламләвеннән башланды. “Родина” мәдәният йортының “Җидегән йолдыз” халык татар вокал ансамбле, Илдар Госсаметдинов, “Ялкын” бию ансамбле, Карат, Дуслык, Райман, Иске Туймазы мәдәният йортларыннан Фәрит Җиһаншин, Роберт Низамов, Азамат Әлмөхәмәтов, Зөлфир Шакиров, Камил Файзуллин, “Иман” фольклор ансамбле чыгышлары бәйрәмгә ямь өстәде. Кичәне Азамат Әлмөхәмәтов һәм Гүзәл Бәдретдинова алып барды. Катык турында мәкаль, такмак, табышмак әйтеп, шушы ризыкның файдалы сыйфатлары турында уен-көлкеле әңгәмә белән халыкның кәефен күтәрде алар. Кичә ахырында “Ялкын” бию ансамле кызлары тамашачылар белән “Дүртле», «Бишле”, “Читән үрү” уеннарын башкарды.
Биләмәара клуб системасы җитәкчесе Гөлнара Сабирова чараны йомгаклап, бәйгедә катнашучы гаиләләргә дипломнар һәм истәлек-бүләкләр тапшырды.
Үзенчәлекле бәйрәм Гафуров авылында матур йолага әверелеп, озын гомерле булыр дигән теләктә калабыз.