Туймазы хәбәрләре
+11 °С
Облачно
Мәдәният
23 Января 2020, 06:35

Күңел моңнары

Туймазыда “SiBDUO” баянчылар дуэты чыгыш ясады

Бу атна музыкага мөкиббән якташларыбыз хәтерендә озак сакланачак. Чөнки безнең районда ике көн Санкт-Петербургтан танылган “SiBDUO” баянчылар дуэты кунак булды.
Халыкара бәйгеләр лауреатлары, “Дөнья кубогы”, “Дөнья трофее” ияләре, музыкантлар Александр Сироткин һәм Андрей Битюцких Собханкул сәнгать мәктәбендә яшь баянчылар өчен осталык дәресе үткәрде, Туймазы балалар музыка мәктәбендә концерт куйды.
Концертта Питер кунаклары төрле әсәрләр башкарды – Вячеслав Семёновның “Балкан рапсодиясе”ннән башлап, үзләре иҗат иткән “Диско” пьесасына кадәр.
Әсәрләр көтелмәгәнчә мавыктыргыч итеп башкарылды һәм баянчыларның актёрлык осталыгы да югары дәрәҗәдә иде. Залдагылар, бер карасаң, күзләрен сөртеп, хисләнде, икенче караганда, уңай тойгылардан сөенде. Осталар кулында баян үзенчәлекле яңгырады. Сәхнәдә ике генә түгел, ким дигәндә биш-алты кеше чыгыш ясыйдыр кебек иде.
Тәнәфестә артистлар иҗаты турында бәян итте.
– Башкортстанга беренче генә килүебез түгел, – ди Александр. – Безне Салаватта, Октябрьскийда, Уфада беләләр. Былтыр майда Самарада халыкара “Виват, баян” бәйгесендә без анда катнашкан Туймазы укучылары һәм аларның педагоглары белән таныштык. Аралашып киттек. Һәм менә без биредә.
– Мине Башкортстанга кан тарта күрәсең, әнием яклап тамырларым шушыннан, – дип сүзгә кушылды Андрей.
Башка музыкантлар кебек, без дә уен коралын сайлауга җентекле карыйбыз. Күптән түгел дөньяда иң яхшыларның берсе саналган, Ватаныбызда ясалган баяннар сатып алдык. Алар Мәскәүдә җитештерелгән. Баян, безнеңчә, ХХI гасыр уен коралы. Ул күпкырлы һәм байтак музыкантлар, башкаручылар, композиторлар өчен кызыклы. Иманыбыз камил, бу уен коралы элегрәк барлыкка килгән булса, күпчелек композиторлар аңа өстенлек бирер иде. Үз көчебез белән репертуарны киңәйтәбез – инструментовкалар язабыз, үзгәртеп башкарабыз һәм моны музыка аһәңле яңгырарлык, композитор әсәрне фәкать ике баян өчен язган дигән тәэссорат калдырырлык итеп эшлибез.
– Сез гастрольләрдә күп йөрисез, укучыларыгыз да бар. Алар белән ничек эшлисез?
– Дәресләрне скайп буенча үткәрәбез. Асылда безнең тәрбияләнүчеләр – илебезнең ерак төбәкләре – Ерак Көнчыгыш, Себердә һәм якын чит илләрдә яшәүчеләр. Алар арасында Туймазыдан да балалар булырга мөмкин.
– Сез тәҗрибәгезне, партитура ноталарын, аранжировкаларны ачыктан-ачыктан уртаклашасыз. Шул рәвешле үзегезгә көндәшләр әзерлисез түгелме?
– Кешеләргә ярдәм итәргә кирәк, шул чагында үзең дә үсәчәксең дип исәплибез. Укучылар исә укытучылардан яхшырак булырга тиеш. Кызганычка, кайбер педагоглар, яңа технологияләргә ия булып та, алардан ничек файдаланырга белми. Аларга балалар өчен репертуар сайларга ярдәм итәбез, фәннәрне укыту методикасына өйрәтәбез.
– Баяннан тыш, сезнең концертларда башка, шул исәптән, милли уен кораллары да яңгырый. Алар сездә каян?
– Андрей – мультиинструменталист. Өстәмә уен кораллары әсәрнең фактурасын баету мөмкинлеге бирә. Шуңа күрә, лезгинканы уйнаганда Кавказ барабанын, джаз уйнаганда мелодика һәм шейкер кулланабыз, якут көйләрен хомус ярдәмендә башкарабыз. Насыйп булса, мәдәният бүлеге начальнигы Рәмзин Әпсәләмов бүләк иткән курайда да уйнарбыз әле.
Читайте нас