Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Облачно
Мәдәният
12 Декабря 2019, 06:50

“Халкымның моң чишмәсе — җор тавышлы кураем”

Туймазыда үзешчән музыкантларның III ачык республика бәйгесе тәмамланды

Курай ул – башкорт хал-кының тарихы, аның мәдәнияте һәм көнкүреше билгесе. Ул республика гербы һәм әләмен бизи, музыка уен коралы сыйфатында аның гимнында яңгырый. Башкортлар курайда халыкның коды яшерелгән дип исәпли. Ул йомшак җил исүен, ватанны сагыну, егетләр чаялыгын, мәхәббәтне тасвирлый. Республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән 136 бәйгече шуларның барысын да ачып бирә алды, алар ялгыз һәм ансамбльләр исәбендә курайда уйнау осталыгын күрсәтте.
Туймазыда үткән бәйге үзенчәлекле – анда һөнәр осталары катнашмый. Һәр катнашучы ике көй уйнады – берсе лирика, икенчесе бию көе яисә марш. “Родина” мәдәният йортында бәйгегә йомгак ясалды. Җиңүчеләрне район Хакимияте, Бөтендөнья башкортлары корылтае һәм Республика халык иҗаты үзәге вәкилләре котлады.
Төп бүләккә Баймак ра-йоныннан 62 яшьлек Риф Кәепкулов лаек булды, ул курайда 12 яшеннән уйный.
Безнең район исеменнән өч коллектив – Серафимовка музыка мәктәбенең курайчылар ансамбле (иҗат бәйгесендә беренче тапкыр катнаша), Туймазы музыка мәктәбеннән “Хәзинә” үрнәк ансамбленең ике төркеме чыгыш ясады. Өлкәннәр төркеме II дәрәҗә лауреаты дип танылды. Шәхси беренчелектә дә якташларыбыз уңышка иреште: Рената Каһарманова – II, Юлай Әпсәламов – III дәрәҗә лауреаты, Абзал Ишмурзин – бәйге дипломанты. “Родина” мәдәният йортының музыка бүлеге мөдире 45 яшьлек Альберт Исмаил да диплом алды. Оста гитарачы гомере буе курайда уйнарга хыялланган. Быел, ниһаять, моның өчен вакыт тапкан һәм тәҗрибәле бәйгечеләр белән ярышырга җөрьәт иткән хәтта.
– Курайда күмәкләп уйнарга өйрәнергә кирәк, шуның өчен дә ул халык уен коралы дип атала, – диде жюри рәисе Юлай Гәйнетдинов. – Бүген без бу уен коралының төрле буын вәкилләрен берләштерүенә янә бер тапкыр инандык. Сәхнәдә иң яшь бәйгече – Уфадан 8 яшьлек Раил Кирәевтан башлап, Баймак районыннан 70 яшьлек аксакал Сабирҗан Байназаровка кадәр бар иде. Алар Бөтендөнья башкортлары корылтаеның истәлек-бүләкләренә лаек булды.
Халык уен коралын данлаган өчен район Хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы Рәмзин Әпсәламов БР Мәдәният министрлыгы Республика халык иҗаты үзәгенең “Алтын курай” билгесе белән бүләкләнде.
Читайте нас