Туймазы хәбәрләре
+20 °С
Дождь
Мәдәният
5 Декабря 2019, 08:15

“Сандыктагы икәү” сәхнә яулый

Туймазылылар сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында үткән театр фестиваль-бәйгесендә катнашты

Бер айлап элек Уфада «Инвалид кешеләр арасында «Прикосновение» актёрлык осталыгы театр мизгеле» иҗат бәйге-фестивале башланды. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән иҗади кешеләрне һәм чын актёрларны театр сәхнәсендә эшләү өчен берләштергән беренче республика мәдәният һәм сәнгать чарасына әверелде ул. Анда республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан кимендә 160 кеше катнашты. Безнең районнан анда ике егет – Родион Шаһабетдинов һәм Алмаз Төхфәтуллин чыгыш ясады. Сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча аларның “Сандыктагы икәү” командасы җиде алдынгы исәбенә эләкте.
Бәрәкалла! Нинди таныш йөзләр!
Алмаз турында гәзит укучыларыбыз хәбәрдар. Башкортстан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган. Безнең мәкаләләр каһарманы да, “Туймазы хәбәрләре” өчен мәкаләләр авторы да булганы бар. Алмаз һәрвакыт нәрсә беләндер мавыга: я КВН уйный, я Сочига параолимпиадага юллана, я футбол буенча Казанда узган дөнья чемпионатына бара. Аның әле Туймазы телевидениесендә эшләвен белеп гаҗәпләндек.
Родион да район гәзите битләренә чыккан булган. Җиде ел элек ул безнең “Балаларга хыял бүләк ит” хәйрия проектында катнашкан. Безне биш яшендә йөрәгенә операция кичергән малайның тарихы тетрәндерде. Аңа тормышындагы бу авыр мизгелләрне кичерергә әти-әнисе һәм... “Чайф” төркеме җырлары ярдәм иткән. Үсә төшкәч, балалар музыка мәктәбе укытучысы Любовь Дебелова кул астында вокал белән шөгыльләнгән. Родионның балачактан сәхнә турында (аңа ул вакытта 16 яшь иде) хыяллануын белеп, гәзитебез аның өчен “Сулган роза” романсы буенча клип төшерүне һәм аны төбәк телевидениесендә эфирга чыгаруны оештырды. Соңрак Родионның пародияче дә булуы ачыклана – шушы сәләтләрен ул республиканың сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “Талантлар йолдызлыгы” бәйгесендә күрсәтә. Менә шундый сәләтле егет булып чыга ул. Родион читтән торып «Хокук һәм җәмәгать тәэминатын оештыру» белгечлеге буенча Туймазы юридик колледжын тәмамлаган.
Үзенчәлекле кешеләр рольләр башкара
– Театр бәйгесе турында миңа Туймазы инвалидлар җәмгыятендә бәян иттеләр һәм катнашырга тәкъдим иттеләр, – ди Родион. – Мин дустым Алмазны үзем белән катнашырга чакырдым. Сәхнә безнең өчен ят түгел – өч ел “ПараКиВин” фестивалендә чыгыш ясадык.
Бәйгегә әзерләнергә һәм сценарий язарга Собханкул сәнгать мәктәбенең театр бүлеге җитәкчесе Оксана Мамалимова ярдәм итте.
Үзебез белән таныштыру бик уңышлы үтте. Бу интервьюдан бер күренеш иде. Алмаз үзен уйнады – ул журналист, танылган шәхесләргә төрле сораулар бирде, мин исә Киркоров, Путин һәм Жириновский булып, бу сорауларга җавап кайтардым. Шушы шәхесләр булып сөйләшү отышлы чыга минем.
– Жюри чыгышыбызны югары бәяләде. Танылган фильмнан өзек күрсәтү бик шәп килеп чыкмады, – ди Алмаз. – Музыка озак кабынмагач, тамашаның башы бераз сузылды. Аннары минем микрофон сафтан чыгуы ачыкланды. Ярый әле Родион шундук чамалап алды һәм, бар актёрлык осталыгын эшкә җигеп, бу хәлне төзәтергә тырышты.
– Шәп фикер иде бу, – дип дәвам итте Родион. – Барысына да таныш “Бриллиантовая рука” фильмында тукталдык, аннан иң мәзәк өлешләрне сайладык: ресторанда Никулин уйнаган Семён Семёнович Горбунков куяннар турында җыр башкара; катерда Андрей Миронов башкаруында контрабандачы Козодоев “Остров невезения” турында җырлый һәм даруханә янында Никулинның “Шайтан алгыры!” сүзләре белән егылу күренеше.
Семён Семёнычны Алмаз башкарса, мин контрабандачы Козодоев булып уйнадым. Әмма сәхнәгә әтиемә дә чыгарга туры килде – аңа икенчел, әмма мөһим даруханәдә эшләүче контрабандачы ролен башкарырга туры килде. Аңардан башка Семён Семёнычны, ягъни Алмазны сәхнә артына сөйрәп алып кереп китә алмас идем. Кызык булды, әлбәттә. Әмма шатлыктан кала, фестиваль безгә башкалар, сәламәт кешеләр белән беррәттән иҗтимагый һәм мәдәни вакыйгада катнашу мөмкинлеге бирде.
Остадан осталык дәресе
Үзенчәлекле театр актёрлары һәм режиссёрлары өчен мәгариф программасы фестивальнең мөһим өлешенә әверелде. Аларның күбесенең һөнәр белеме юк. Шуңа күрә Дәүләт академия рус драма театры артистларының осталык дәресе бик урынлы булды. Алмаз белән Родионга, мәсәлән, театр артисты Вячеслав Виноградов нык ошаган.
– Бәхетебезгә, безнең команда кураторы да ул булды! – дип сөйли алар. – Вячеслав безгә актёрлык осталыгы буенча берничә сабак бирде. Безнең тамашаны карады, хаталарыбызны әйтте, ничек уйнарга, хәрәкәтләнергә, сәхнәдә кайда һәи ничек басып торырга кирәклеген аңлатты. Аның консультациясе безгә нык ярдәм итте һәм җиңүгә илһамландырды.
2 декабрьдә Уфада «Прикосновение» бәйгесе финалы үтте. Егетләр «Уңышлы дуэт» бүлегендә диплом белән бүләкләнде һәм аларга музыка үзәге тапшырылды.
Читайте нас