Туймазы хәбәрләре
+19 °С
Облачно
Мәдәният
12 Ноября 2019, 08:11

Авыл театрларында актёрлык осталыгы – югары дәрәҗәдә

Районда үзешчән театр коллективларының “Халык иҗаты энҗеләре” бәйгесе узды


Бәйге авыл клуб оешмалары арасында үткәрелде һәм Русиядә Театр елына һәм Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланды. Татар-Олкан мәдәният йортында узган гала-концертта бәйгегә йомгак ясалды. Аның сәхнәсендә Кандра, Кандракүл, Иске Туймазы һәм Ярмөхәмәт авылларыннан алдынгы дип танылган дүрт театр коллективы чыгыш ясады.

...Татар-Олкан мәдәният йорты коридорында урындыкта милли киемнән бер ир утыра.

– Рәсүл Габдуллин, – дип таныштырды ул үзен. – “Айлы кичләр” вокал ансамблендә чыгыш ясыйм. Театр тормышында катнашудан тыш, нефть чыгару операторы булып эшлим. Ни өчен клубка йөримме? Сәнгатькә мөкиббән булганга – чыгыш ясау күңелгә ләззәт бирә.

Татар-Олканда аның кебек сәхнәгә гашыйк кешеләрне күп очраттык. Актёрлар арасында төрле яшьтәге төрле һөнәр ияләре бар. Мәсәлән, Иске Туймазы театрында казанлыкта эшләгән Фоат Әкбаров уйнаса, “Ихлас” театр коллективында – укытучы Фәзинә Әхмәтова. Байтагы гаиләләп чыгыш ясады: ирле-хатынлы, әниле-уллы, бабалы-оныклы. “Юбилейный” мәдәният йорты спектаклендә 11 яшьлек Вилдан Хәйретдинов катнашты, аның бабасы Динар Әхмәдиев ярмөхәмәтлеләрнең әдәби-музыка композициясендә уйнады.

Гөлнур Байбурина җитәкләгән “Нур” театр коллективының (“Юбилейный” спорт һәм мәдәният йорты, Кандра) “Ай тотылган төндә” спектакле гаҗәеп тәэссоратлар калдырды. Алар “Спектакль” бүлегендә I дәрәҗә лауреаты булды. Бу бүлектә уңышын алар мәдәни чараларны оештыручы Елена Мөхәмәтҗанова җитәкләгән “Пилигрим” театр коллективы (Иске Туймазы мәдәният йорты) белән уртаклашты. Мостай Кәримнең “Җәяүле Мәхмүт” әсәрендә 60нчы еллар мохитен тудыру өчен киемнәр һәм әйберләрне бөтен авыл халкы җыйган.

“Әдәби-музыка композициясе” бүлегендә

I дәрәҗә лауреаты – Вәкилә Әхмәтҗанова җитәкләгән “Заман” театр коллективы (Ярмөхәмәт мәдәният йорты) тамашачыларны Мостай Кәрим әсәрләреннән өзекләр, шигырьләр, җырлар белән сөендерде.

Бәйгенең Төп бүләген “Ихлас” театр коллективы (Кандракүл мәдәният йорты) яулады.
Читайте нас