Туймазы хәбәрләре
+18 °С
Дождь
Мәдәният
7 Ноября 2019, 09:36

Мәдәният берләштерә

3 ноябрьдә “Сәнгать берләштерә” чаралары кысаларында мәдәният оешмаларында ачык ишекләр көне үтте.

3 ноябрьдә “Сәнгать берләштерә” чаралары кысаларында мәдәният оешмаларында ачык ишекләр көне үтте.

Чара кысаларында Туймазы тарих-туган як музее быелгы көнүзәк өч юнәлеш буенча чаралар әзерләгән иде: Башкортстан Республикасының 100 еллыгы, Мостай Кәримнең тууына 100 ел һәм Театр елы бу.

Чара кичке алтыда башланды. Хохлома бизәге һәм сәйлән үрү буенча осталык дәресләрен ике залда сәнгать мәктәбе укытучысы Лилия Хаҗиева һәм кул эшләре остасы Наталья Ванюшова үткәрде.

Әдәби флешмоб оештырылды, анда “Алтын башак” әдәби берләшмәсе әгъзалары, музей хезмәткәрләре һәм чара кунак-лары рус һәм татар телендә Мостай Кәрим шигырьләрен укыды. Әлфия Газизова чарага каршы төндә бөек шагыйрьгә багышлап шигырь иҗат иткән. Аны тамашачы хөкеменә тәкъдим итте. Дамир Кадыйров 50 ел элек Мостай Кәрим белән очрашу тарихын бәян

итте.

Аннары чарада катнашучылар Туймазы татар дәүләт драма театры актёры Алик Зәйлалов белән очрашты. Былтыр ул кыска метражлы “Төп йорт” фильмында төште. Шушы роле өчен аңа һәм театр актрисасы Римма Ключаревага «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелде. Алар шулай ук Төркиядә Анкарада үткән фестивальдә иң яхшы ир-ат һәм хатын-кыз роле өчен бүләкләнде. Башкортстанда бу фильм күрсәтелмәде әле, әмма “Сәнгать төне”нә килүчеләрнең андый мөмкинлеге барлыкка килде. Фильм 35 минут дәвам итте. Шуңардан соң Алик Зәйлаловка фильм өстендә эшләве, театр эшчәнлеге, шәхси тормышы, киләчәккә планнары турында сораулар ява башлады. Артист тормышындагы кызыклы вакыйгалар, гаиләсе, эше турында мавыгып сөйләде. Хәтта яңа “Авыл адвокатлары” спектакленнән зур булмаган өзек күрсәтте. Анда ул укытучы ролен башкарды. Музейда кичәнең узганы сизелмәде дә.

— Музей хезмәткәрләре белән байтак еллар дус инде мин, биредә үткән бер чараны да калдырмыйм, – дип бәян итте туймазылы Зоя Миһранова. – “Сәнгать төне” программасының бервакытта да кабатланмавы сөендерә. Алар һәрвакыт яңалык уйлап таба. Я фокусчы чыгыш ясый, я артистлар җырлый, осталык дәресләре үткәрелә. Кешеләр бирегә килергә ярата. Бу бик яхшы.
Читайте нас