Татар дәүләт драма театры 29нчы театр мизгелен халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланган спектакль белән ачты. Премьерага хөрмәтле кунаклар: БР мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, Каринэ Хәбирова, язучының кызы Әлфия Кәримова килде.
Мельпоменага хезмәт итүчеләр бу автор иҗатына беренче генә тапкыр мөрәҗәгать итми инде. Заманында бу сәхнәдә аның “Ташлама утны, Поометей!”, “Ай тотылган төндә” пьесалары уңышлы барды. Быел театрның баш режиссёры Илнур Муллабаев, материал сыйфатында пьеса түгел, повесть сайлап, үзе һәм театрның актёрлар коллективы алдына катлаулы бурыч куйды. Әсәрне беренче тапкыр уку режиссёрның ялгышмавын күрсәтте – хикәя бөтен иҗат коллективына ошады.
Инсценировканы Ш. Бабич исемендәге БР Дәүләт яшьләр премиясе лауреаты, рус телендә иҗат итүче авторларның халыкара “Новые писатели” премиясе лауреаты Зөһрә Буракаева язды. Спектакльдә бөтен актёрлар труппасы катнашты. Соңгы 15 елда беренче тапкыр сәхнәдә театр директоры Фирзәт Габидуллин да уйнады.
БР мәдәният министры Әминә Шәфыйкова театр коллективын чираттагы премьера белән котлады:
— Иманым камил, спектакль Туймазы театры сәхнәсендә озак яшәячәк. Аны республика һәм илебездә яшәгән меңләгән халык гастроль турлары вакытында тамаша кылачак. Ул һәр тамашачы күңелендә урын табачак. Мостай Кәрим якты, үзе әйткәнчә, бәхет өчен туган кеше иде. Шушы бәхет хисен ул һәр әсәрендә күрсәтергә тырышты. Нәкъ шуның өчен без аның үлемсез китапларына тартылабыз, – дип билгеләде ул.
Премьера спектакле – иң дулкынландыргычы. Гадәттә ул сәхнә әсәренең киләчәген билгели, шуңа күрә актёрлар репликаларының тамашачыга ничек тәэсир итүенә колак сала. Бу юлы алар тагын да ныграк дулкынланды – залда Мостай Кәримнең кызы Әлфия ханым утыра иде.
— Дөресен әйткәндә, спектакль өчен нык борчылдым, тамашачыга кызык булмас дип курыктым, – ди ул. – Чөнки “Авыл адвокатлары” – пьеса түгел, повесть. Шик-шөбһәләрем юкка булган икән, мин моңа бик шат. Театр труппасына гаҗәеп эше, тел һәм материалга сакчыл карашы өчен рәхмәт белдерәм. “Нур” театрының япь-яшь актёры һәм Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрының яңа эш башлаган режиссёры буларак белгән Илнур Муллабаевка рәхмәт. – Бүген без быелгы юбилей елында тормышыбызның янә бер сәхифәсен ачтык һәм ул иң чагу сәхифәләрнең берсе, – диде Әлфия Мостафа кызы.
15 ел тәнәфестән соң янә сәхнәдә
Фирзәт Габидуллин – икенче пландагы рольләрдән башлап Шекспирның “Гамлет”ындагы Дания патшасына кадәр оста итеп уйный алырлык актёр.
— Сәхнәне сагынам, әлбәттә. Әмма анда актёр сыйфатында чыгар өчен вакыт җитми, – ди Фирзәт Фәрит улы. – Бу юлы да бик авыр булды. Репетициягә җибәрү өчен режиссёр мине саклап тора иде. Мин аңа моның өчен рәхмәтле. Яшьлеккә кайткандай булдым.
Сәхнәгә чыгар алдыннан бераз дулкынландым, әмма уеннан, тамашачылар алкышыннан зур канәгатьлек кичердем. Бу юлы миңа ике капма-каршы роль уйнарга туры килде – тиз кызып китүче, әмма киң күңелле яугир Хәлфетдин һәм таләпчән, әмма намуслы комиссар Урманов бу.