Туймазы хәбәрләре
+20 °С
Облачно
Мәдәният
30 Октября 2019, 14:05

Эстафета - күршеләрдә

Русиядә һәм Башкортстан Республикасында һәвәскәр театрларның Театр елына багышланган фестиваль-марафоны дәвам итә

Русиядә һәм Башкортстан Республикасында һәвәскәр театрларның Театр елына багышланган фестиваль-марафоны дәвам итә. Бүген, 30 октябрьдә, “Родина” мәдәният йортында район Хакимияте башлыгы урынбасары Сергей Подоприхин Русиядә театры елы штандартын күршеләребез – Октябрьский шәһәренә тапшырды. Аны Октябрьский шәһәре шәһәр округы башлыгы урынбасары вазифаларын үтәүче Светлана Тимерхан кызы Басыйрова кабул итте. Күршеләр дә буш кул белән килмәгән. Октябрьскийның “Чулпан” һәвәскәр театрлар берләшмәсе (“Нур” клубы) туймазылыларга Наил Гаетбай пьесасы буенча “Аты барның – дәрте бар” спектаклен тәкъдим итте.
Читайте нас