Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Ясно
Мәдәният
24 Октября 2019, 06:47

Барыбыз да биибез!

Сентябрьдә Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбле “Башкорт биюен башкарам” интернет-проектын башлап җибәрде.

Сентябрьдә Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбле “Башкорт биюен башкарам” интернет-проектын башлап җибәрде. Аны республика Башлыгы Радий Хәбиров та хуп-лады.

Флешмобка республика халкы да кушылды – алар өйдә, урамда биеп, видеоязмаларны интернетта үзләренең сәхифәләрендә урнаштырды.

#танцуюбашкирскийтанец, #минбейейем хештеглары астында гади кешеләрнең дә, танылган мәдәният эшчәннәренең дә чыгышларын күрергә була.

Чарага туймазылылар да кушылды. “Сәфәр” ансамбле тәрбияләнүчеләре Абхазиядә халыкара фестиваль-бәйге вакытында “Мирас” биюеннән бер өзек башкарды. Видеога сылтаманы Радий Хәбировның “ВКонтакте”дагы сәхифә-сенә дә җибәргәннәр. Балаларның чыгышын сез “Туймазы хәбәрләре” гәзитенең “ВКонтакте”дагы сәхифәсеннән карый аласыз.

Бик уңышлы чара булды бу, республика Башлыгы Радий Хәбиров тәкъдиме белән ул иң матур башкорт биюе бәйгесенә әверелде. Бәйге шартлары буенча биюне республикада һәм аннан читтә дә башкарырга мөмкин, әмма анда мотлак башка төбәк яисә чит ил кешесе катнашырга тиеш.

Бәйге ике ай дәвам итәчәк, видеога сылтаманы Хәбировның “ВКонтакте” яисә “Инстаграм” сәхифәсенә җибәрергә була.
Читайте нас