Дуслык һәм Райман мәдәният йортларының иҗат төркемнәре берничә ел инде бердәм эшчәнлек алып бара. Күптән түгел иҗатташлар матур концерт программасы белән Шаран районы Ташлы авылында чыгыш ясады. Ташлы халкы бик җылы каршылады артистларны. “Хәят-Исмаил” дуэты үзенең моңлы тавышы белән әсир итсә, Гөлнур Юнысова дәртле җыр һәм биюләре, Руслан Латыйпов яңа образы белән җәлеп итте. Инде күптән үз иҗаты белән тамашачы күңелен яулаган Маликовлар гаиләсе, Артур Лазарев белән беррәттән сәхнәгә бу юлы беренче адымнарын ясаучы Флүзә Шакирова да чыкты. Ринат Гыйззәтуллин исә баянында һәр җырчының чыгышын бизәде. Азамат Әлмөхәмәтов һәм Камил Фәйзуллиннан башка бер чыгышыбыз да үтми. Алар бу юлы да концертыбызга ямь өстәде. Альфира Ситдыйкова һәм Розалия Төхфәтшина чыгышын да ташлылар үз итте. Менә шундый җырлы-моңлы “Көзге моңнар” дип аталган кичә булды бу. Авыл халкы безне бик җылы кабул итте. Аларга, аеруча безнең ишле төркемебезне сыендырган Фәйрүзә һәм Махиян Сәйфуллиннарга рәхмәтебез чиксез.