Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Облачно
Мәдәният
21 Октября 2019, 06:56

Кинога төшү кыйссасы

Мостай Кәрим повесте буенча төшерелгән “Сеңлекәш” фильмындагы бер күренештә туймазылылар да уйнаган


Шушы көннәрдә Уфада РФ Мәдәният министрлыгы һәм Мостай Кәрим исемендәге фонд ярдәмендә төшерел-гән “Сеңлекәш” фильмы премьерасы үтте. Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров, фильмны караганнан соң

республика Хөкүмәтендә үткән киңәшмәдә: “Барып карарга киңәш итәм. Җаныгызны аклап-пакьләп кайтыгыз. Хатыннарыгызны да ияртегез, алар янәшәгездә утырып, елап алыр,” – дип үз фикерен белдерде.

Фильм Мостай Кәримнең «Безнең өйнең яме» повесте буенча төшерелгән. Аны Башкортстанның Белорет районы Инзәр елгасы буенда төшергәннәр. Моның өчен махсус борынгы авыл төзелгән. Фильмдагы бер күренештә Туймазының «Рейд» хәрби-тарихи клубы реконструкторлары Винер Шәңгәрәев һәм Иван Кротов та катнашкан.

– Башта фильмда төшү турында сүз булмады, – дип сөйли туймазылылар. – Кос-тюмерлар Уфаның “Рейд” клубына (әйткәндәй, без аларның филиалы) хәрби кием сорап мөрәҗәгать иткән. Безгә ун солдат өчен Совет армиясе киеме әзерләү бурычы йөкләтелде, өс һәм аяк киеме үлчәмнәрен бирделәр. Аптырап калдык, бездә кибет түгел ич – форманы һәркайсыбыз үзе хәстәрли.

Шул чагында фильм төшерү төркеме реконструкторларның үзләренә хәрбиләр ролендә уйнарга тәкъдим итә. Билгеләнгән көнне аларны Уфада җыеп, автобусларда фильм төшерү урынына алып китәләр. Фильм режиссёры Александр Галибин вакыйгалар 1944 елда баруын аңлата.

– Безгә фашистлар яндырган авыл янындагы юлдан сафка тезелеп үтәргә кирәк булды, – ди Винер. – Кыз баланы коткарган солдатны уйнаган Йосыф Рәхмәтов безнең арада бердәнбер һөнәр остасы – актёр иде.

Режиссёр бик төпченүчән булып чыкты. Мәсәлән, ул шунда ук безгә “артык чистасыз – сугыш кырыннан болай чыкмыйлар”, – дип дәгъва белдерде һәм пычранырга боерды. Чиратлап күлдәвектә үрмәләдек, үзебезнең йөрәк янды, әлбәттә. Форма жәл иде, һәр реконструктор аны күз карасыдай саклый ич. Әмма кино сәнгате өчен ни генә эшләмәссең!

Дәгъва-таләпләр моның белән генә тәмамланмады – Галибинга безнең юлдан барганда күлдәвекне тырышып урап узуыбыз ошамады. Режиссёр аңлатуынча, арып-талган, ач, аякларын чак сөйрәгән солдатлар болай эшләмәячәк. Һәм без пычрак су, мәте эченнән атладык.

Кат-кат төшерделәр. Ниһаять, бездән нәрсә таләп ителүенә төшенеп бетүгә, бу өлештә кирәкле яңгыр туктады. Съемка мәйданына янгын сүндерү машинасы чакырттылар. Әмма ул... биткә сөртелгән буяуларны юып төшерде һәм без кабат: “Тукта!” – боерыгын ишеттек.

Бу кечкенә генә өлешне тоташ бер көн төшердек. Фильмга төшүнең истәлеге булып бер кочак фото калды.

Фильмда уйнаган һәр кешене Уфага премьерага чакырдылар. Тетрәндергеч тарих бу – карарга киңәш итәбез.

Анфиса АИТОВА.

Читайте нас