Туймазы хәбәрләре
+24 °С
Облачно
Мәдәният
14 Октября 2019, 10:54

“Республикама дан җырлыйм!”

Туймазы районы мәдәният йортларында Республика көненә багышланган бәйрәм чаралары үтте

Туймазы районы мәдәният йортларында Республика көненә багышланган бәйрәм чаралары үтте
Райман һәм Дуслык клублары коллективларының бер-берсенә кунакка йөрешүе күркәм йолага әверелде. 9 октябрьдә Райман авылы халкы өчен матур концерт үтсә, 11 октябрьдә Дуслык авылында бәйрәм оештырылды.
Альфира Ситдикова, Альберт Исмаил, Дарья Самохина, Гүзәл Бәдретдинова, Азамат Әлмөхәмәтов, Камил Фәйзуллин, мәктәп укучыларының чыгышлары Райман авылы халкының кәефен күтәрде.
***
Дуслык авылында исә бәйрәм концертын Райман клубы егетләре ачып җибәрде. Руслан Латыйпов халык җырларын башкарды. Тамашачылар да аңа кушылып җырлады. Дуслык авылы үзешчән артистлары халыкка җыр-моң бүләк итте. Тамашачылар яхшы кәефкә тиенеп, күңеле булып таралышты.
Гүзәл БӘДРЕТДИНОВА.
Читайте нас