Яңа театр мизгеле башлануга берничә атна вакыт булса да, аңа әзерлек тулы куәтенә бара. Театр эчтән дә, тыштан да күркәмләнә, коллектив исә тамашачыларга бүләк – Мостай Кәрим әсәре буенча “Авыл адвокатлары” спектаклен әзерли.
Яңа тамашаның беренче репетицияләре – рәссам картинасындагы тәүге сызыклар кебек. Башта фикер, уй туа, ул тора-бара үсә, байый. Сәхнәдә декорация юк, сәхнә костюмнары кимәгән актёрлар текстны кәгазьдән укый. Әмма моны шулкадәр тере һәм хисле итеп эшли ки, яңа пьеса каһарманнарын – үзенең иске дуслары Корбангали һәм Нурислам белән колхоз рәисе Кәшфулланы һәм колхоз басуында былтыргы агулы бодай урлаган малайларны күргәндәй буласың...
“Авыл адвокатлары” – һәрчак дөреслек һәм намуслылык ягына басканы, хәтта иң авыр минутларда да үз сүзеннән чыкмаганы, кулыннан килгәнчә игелек эшләгәне өчен дусларны шулай атыйлар. Кайда гади халык мәзәге, кайда тормыш фаҗигасе һәм хакыйкате белән сугарылган тарих бер генә авылның түгел, тоташ илебезнең язмышын чагылдыра. Катлаулы сугыш чоры, ачлык, коллективлаштыру мохитенә тамашачылар бик тиздән эләгәчәк – премьера октябрь ахырына билгеләнгән.
Спектакльне баш режиссёр Илнур Муллабаев куя. Туймазы театрында өченче ел эшли ул, әмма аның тамашаларын халык яратып өлгерде инде. Илнур Биктимер улы һәр артистка ачкыч ярата белә, пьеса өстендә эшләгәндә аларның фикеренә колак сала, персонажларның холкын һәм аларның кылыгын аңларга ярдәм итә. Менә шуңа да спектакльләр эчкерсез, хисле була һәм тамашачылар йөрәгенә барып җитә.
Премьерада актёрлар коллективы тулысынча уйный, шуңа күрә театр сөючеләр сәхнә аксакалларының да, күптән түгел эшли башлаган артистларның да чыгышын күреп ләззәтләнәчәк. Алар исәбендә – труппаның иң яшь әгъзалары Айдар Хөснетдинов һәм Гөлназ Саттарова. Аларны коллективта яратып “безнең студентлар” дип йөртәләр.
– Яшь алмашка ихтыяҗ тугач, театр директоры Фирзәт Габидуллин белән Заһир Исмәгыйлев исемендәге Сәнгать институтына икенче курс студентларының йомгаклау имтиханына киттек, – ди Илнур Биктимер улы. – Талантлы егет-кызларга шундук күз төште һәм аларны үзебезнең театрга эшкә чакырдык. Укуларын читтән торып уку бүлегендә тәмамларга тәкъдим иттек.
Айдар белән Гөлназ коллективка тиз ияләшә, анда яшьләргә хас самимилек һәм чәмлелек алып килә. Алар җитез, үзләреннән нәрсә таләп ителгәнен тиз аңлап ала һәм өйрәнә. Өлкән буын вәкилләре яшь артистларны үз канаты астына алган: киңәш бирә, актёрлык осталыгы серләрен уртаклаша.
Бер елда яшьләр төбәктәге театрга мөкиббән халыкның игътибарын яулап өлгергән: сөйкемле һәм тыйнак Гөлназ “Аяусыз уеннар”да Нели роле, төз гәүдәле Айдар “Легионер”да яшь Җаббар образы белән истә калган. Яшьләрнең Туймазы театры сәхнәсендә беренче адымнары һәм тәэссоратлары турында репетицияләр арасындагы тәнәфес вакытында әңгәмәләштек.
“Бәләкәй рольләр булмый...”
Яңа пьеса турында фикерләрен сорашкач, Гөлназ белән Айдар бертавыштан “Авыл адвокатлары”ның шактый катлаулы әсәр булуын раслады. Классик әсәр бу, өстәвенә, Мостай Кәрим – философ. Шуңа күрә һәр юл арасындагы фикерне күрә белү зарур. Автор фикерен тамашачыга җиткерү – тагын да авыррак.
– Пьесада сүз күптәнге вакыйгалар турында бара, алар без – яшьләр өчен ят, – ди Айдар. – Сценарийны укыган саен үзем өчен яңалык ачам, хәл-вакыйгага икенче күзлектән карарга тырышам. Әсәрнең асылы тора-бара гына аңлашыла, һәм моның өчен рольгә кереп бетәргә кирәк.
– Һәм биредә режиссёр Илнур Биктимер улының ярдәме зур, – дип өсти Гөлназ.– Аңа һәрвакыт сорау бирергә мөмкин, бергәләп персонажларның холкын тикшерәбез, аларның кылык-гамәлләрен аңларга тырышабыз. Коллективыбызга да зур рәхмәт. Алар безгә нинди интонация сайларга, билгеле күренешләрдә нинди йөз чалымнары кертергә киңәш бирә.
– Беренче сентябрьне сез репетициядә каршыладыгыз, курсташларыгыз исә яңа уку елына керде. Сәхнә тәҗрибәсенең башка вакыйгаларга караганда өстенлеге бар дип уйлыйсызмы?
– Гамәлдә эш белән укуны бергә алып бару бик катлаулы, – дип авыр сулый Гөлназ (әйткәндәй, алар гел “бишле”гә генә укый). – Буш көн булган саен Уфага ашкынабыз. Әлбәттә, театрда эшләү зур тәҗрибә бирә, әмма белем дә аласы килә.
– Туймазыда эшләргә тәкъдим иткәч, карарны тиз кабул иттегезме?
– Мондый мөмкинлекне кулдан ычкындыру ахмаклык булыр иде, – дип көлә кызлар-егетләр. – Туганнар белән киңәшеп, барысын да үлчәгәч – уңай җавап бирдек. Курку бар иде – ошамасак, кире кайтарып җибәрсәләр, ояты ни тора! Шуңа күрә тәүге көннәрдән үк режиссёр күрсәтмәләрен төгәл үтәргә, киңәшләргә колак салырга тырышабыз. Аңлашыла ки, сәхнә аксакалларына җиткәнче безгә әле үсәсе дә үсәсе, әмма яраткан эшең белән шөгыльләнгәч, илһамланып, алга атлыйсың.
– Сезнең персонажлар образы ничек туплана?
– Режиссёр безгә һәрчак тирә-яктагыларны күзәтергә куша. Хәзер без кешеләргә актёр күзлегеннән чыгып багабыз, үзенчәлекле сөйләмне, хәрәкәтләрне истә калдырабыз. Кайвакыт хәтта персонаждагы кечкенә деталь дә аның холкын ачарга ярдәм итә. Мәсәлән, “Әлдермештән Әлмәндәр” пьесасында мин җиде яшьлек малайны уйна-дым, – дип сөйли Гөлназ. – Аның холкын ачып бирү өчен энемне игътибар белән күзәтә башладым. Ничек уйный, ничек хәрәкәтләнә, сөйләшүен игътибарга алдым. Нәтиҗәдә ролем уңышлы килеп чыкты, минемчә.
– Каһарманнарның хис-тойгылары үзеңнекенә якын булса, уен ышанычлырак килеп чыга, – дип өсти Айдар. – Бу пьесада мин абый ролен башкарам. Сценарий буенча ул бер кыз артыннан йөри, аның бабасына охшарга тырыша. Шулай туры килде инде, үземнең тормышымда да бер кыз йөрәген яулап йөргән чагым иде. Бу спектакльдә уңай чагылды – мин шәхси кичерешләремне өстәдем, персонажым Мансур исә тормыштагы холкыма төзәтмәләр кертте. Гомумән, мондый хәл ир-егетләрнең барысына да таныш, минем каһарманымнан күп нәрсәгә өйрәнергә була.
– Гөлназ, сез “Авыл адвокатлары”нда шулай ук малай ролен башкарасыз. Бу сезнең холкыгызга каршы килмиме? Сез шундый чибәр яшь туташ...
– Актёрның бар эше шуннан гыйбарәт – бар рольне дә яхшы итеп башкару. Һәрвакыт ниндидер яңалыкны сынап карау ошый миңа – мин шул рәвешле актриса буларак үсәм.
– Спектакль алдыннан дулкынланасызмы?
– Һәрвакыт! – бертавыштан шундый җавап алам.– Дулкынлану шулкадәр көчле ки, бер урында утырып торып булмый хәтта. Сүзләр онытылган кебек. Әмма сәхнәгә чыгу белән тамашачыдан килгән энергетиканы тоясың, хезмәттәшең белән үзара элемтәгә керәсең һәм сине әкренләп сәхнә биләп ала. Нәкъ шул мизгелләр өчен эшлибез дә инде без.