Туймазы хәбәрләре
-14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
9 сентябрь 2019, 12:23

Театр тышкы күренештән башлана

Туймазы татар драма театрында репертуар да, интерьер да яңарган

Туймазылылар сабырсызланып театр мизгеле башлануын көтә, чөнки ул байтак яңалык-яңарыш вәгъдә итә. Төзелеш корылмалары белән уратып алынган бина – күләмле үзгәрешләрнең бер өлеше генә. Театр директоры Фирзәт Габидуллин сүзләренә караганда, яңа мизгелдә тамашачыларның эстетика зәвыгы артистлар уены белән генә түгел, театрның эчке һәм тышкы бизәлеше белән дә канәгатьләндереләчәк.

Хәзер бинаның тышкы ягы буяла, соңрак төп һәм өстәмә ишекләр алыштырылачак, бина алдындагы мәйданчыкка яңа асфальт түшәләчәк.

Моннан тыш, театрда мәрмәр баскычның бер өлеше алыштырылачак, җылылык, су тәэминаты һәм канализация системаларын җентекле ремонтлау төгәлләнеп килә. Тамаша залы халыкны яңа уңайлы утыргычлар белән каршы алачак. Моңа федерация бюджетыннан “Бәләкәй шәһәрләр театр-лары” программасы буенча бүленгән акчаны сак тоту нәтиҗәсендә ирешелгән. Куе зөбәрҗәт төсендәге тышлык пәрдәгә туры китереп сайланган, стеналарның күксел төсе исә тынычлык һәм уңайлылык мохите тудыра. Сәхнәнең яңа дизайны да үзенчәлекле. Башта кара төс гаҗәпләндерә, әмма рампалар кабынгач, нәкъ кара төс тамашачыны бар игътибарын актёрларга һәм сәхнәдәге күренешләргә юнәлтергә, үзләрен спектакльнең бер өлеше итеп тоярга мәҗбүр итә.

– Театрда җентекле ремонт үткәрүгә республиканың мәдәният һәм сәнгать оешмаларын үзгәртеп кору программасы ярдәмендә ирешелде, – ди Фирзәт Фәрит улы. – Без заман белән бергә атлыйбыз, шул ук вакытта классик татар әсәрләрен кабул итү һәм сәхнәгә кую өчен таләп ителгән гореф-гадәтләр сак-лана. Яңа мизгелдә тамашачыларны инде яратып өлгергән тамашаларыннан кала, Мостай Кәрим пьесасы буенча “Авыл адвокатлары”, Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” премьералары көтә. Театрга мөкиббәннәр яңарышларны лаек бәяләр дип ышанабыз, алар киләсе елга да дәвам итәчәк. Нинди? Әлегә сер булып калсын.

Регина МИҺРАНОВА

.
Читайте нас: