Якшәмбе, 8 сентябрьдә, район биләмәсендәге мәгариф, мәдәният һәм спорт оешмаларында Ачык ишекләр көне үтәчәк. Чара кысаларында концертлар, гаилә бәйгеләре, спорт ярышлары, кул эшләре күргәзмәләре, косметология, аш-су, курчаклар, чәчәкләр ясау буенча осталык дәресләре оештырылачак.
11.00-13.00 сәгатьләрдә “Родина” мәдәният йортында алдынгы иҗат коллективлары катнашлыгында концерт, татар драма театрында театрлаштырылган тамаша булачак.
Барлык шәһәр һәм Кандра, Серафимовка, Собханкул авыллары мәктәпләрендә “Чемпион белән зарядка”, “Йолдыз белән зарядка” чаралары узачак. Медицина колледжы студентлары дәвалау физкультурасы буенча күнегүләр тәкъдим итәчәк. Туймазы 2нче, 3нче, 4нче, Собханкул һәм Япрык авыллары мәктәпләрендә, “Родина” мәдәният йортында, Балалар (үсмерләр) иҗат йортында, “3нче төзелеш фирмасы”, “Водоканал” җәмгыятьләрендә, Туймазы татар драма театрында муниципалитет-район Советы һәм шәһәр биләмәсе депутатлары белән очрашулар узачак.
Район Хакимияте, Пенсия фонды, торак-үткәргечләр хуҗалыгы хезмәтләре белгечләре район халкы сорауларына җавап бирәчәк.
Теләге булганнар кан басымын үлчәтә, дөрес туклану, сәламәт тормыш рәвеше буенча медицина хезмәткәрләреннән киңәш алачак. “РАЙДО” үзәге психологлары гаилә тәрбиясе, үсмерлек чоры авырлыклары, укучыларга һөнәр юнәлеше бирү мәсьәләләре буенча консультация үткәрәчәк.