Туймазы хәбәрләре
+27 °С
Облачно
Мәдәният
29 Августа 2019, 13:18

«Бабай утары”нда - Казан кунаклары

Туймазыда Татарстан вәкилләре булып китте

Төмәнәк авылы янындагы экспозиция-музей комплексы әле яңа гына икенче төбәк фольклор ансамбльләре бәйге-фестивалендә катнашучыларны кабул иткән иде, шушы көннәрдә биредә Татарстан вәкилләре булып китте.

Бишбүләк районында яугир-шагыйрь Фатыйх Кәримнең туган авылында музей ачу тантанасына юлланган иҗат әһелләре юл уңаенда Туймазыда “Төмәнәк” татар-иҗтимагый үзәгендә тукталды, анда алар татар якшәмбе мәктәбендә шөгыльләнгән балалар белән аралашты. Дәрәҗәле кунаклар исәбендә Фатыйх Кәримнең кызы – Ләйлә ханым, Ринат Харис, Фоат Галимуллин, Рифат Җамал, Галимҗан Гыйльманов, Айрат Сибәгатуллин, “Зөләйлә” төркеме, Рөстәм Асаев, Рөстәм Закиров, Гөлназ ханым Гафурова һәм башкалар бар иде. Алар шулай ук татар үзәге карамагында күптән түгел ачылган Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды. Аннары кунаклар “Бабай утары”на юл тотты.
Читайте нас