Туймазы хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
26 август 2019, 12:47

«Урамнардан җырлап узыйк әле...»

Якшәмбе, 25 августта, Дуслык авылында шаулап-гөрләп Урам бәйрәме үтте

Якшәмбе, 25 августта, Дуслык авылында шаулап-гөрләп Урам бәйрәме үтте. Иң элек авыл башында бәйрәм кунакларын каршы алдылар. Алар килүгә авыл хуҗабикәләре үзләре пешергән ризыклардан мул табын әзерләде. Сый-нигъмәттән авыз иткәнче, жюри һәр табынны бәяләде. Аннары бәйрәмгә килүчеләрне Гафуров авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Алинә Юмагулова сәламләде. Халыкны Урам бәйрәме белән котлап, матур теләкләрен юллады, мөрәҗәгать итүчеләрнең сорауларына җавап бирде ул.

Мәйданда башкорт халкының борынгы көнкүрешен чагылдырган тирмә урнаштырылды, шунда ук кул эшләре күргәзмәләре эшләде, сәүдәгәрләр үз товарын тәкъдим итте. Балалар да читтә калмады. Алар өчен уеннар оештырылды. Дуслык авылы мәдәният йорты һәвәскәрләре әзерләгән концерт бәйрәмнең кульминациясенә әверелде. Чарага халык бик күп килгән иде. Барысы да бик канәгать булды.


Альфира Ситдыйкова.
Читайте нас: