Туймазы хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
22 август 2019, 13:29

Җырладылар, биеделәр, җиңделәр

"Бабай утары" этнография-музей комплексында (Төмәнәк авылы) үзешчән фольклор ансамбльләренең II татар «Җырлыйк әле!» фестиваль-бәйгесе узды

"Бабай утары" этнография-музей комплексында (Төмәнәк авылы) үзешчән фольклор ансамбльләренең II татар «Җырлыйк әле!» фестиваль-бәйгесе узуы хакында хәбәр иткән идек инде. Чарада катнашучыларны (алар исә кимендә 250 кеше иде) дәрәҗәле кунаклар - Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Вәсил Шәйхразиев, Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Башкортстанның «Ак калфак» җәмгыяте җитәкчесе Люция Вафина, «Бөтенрусия татар авыллары» иҗтимагый оешмасы Советы рәисе Фәнир Галимов сәламләде. Краснокама, Кушнарен, Архангель, Дүртөйле, Кырмыскалы, Борай, Бакалы, Туймазы районнары һәм Уфа, Салават шәһәрләреннән фестивальгә килгән 13 ансамбльдән кала, җыр һәм бию бәйрәмендә кунак сыйфатында чакырылган Киров өлкәсе Нократ Аланыннан «Алтын ай» татар фольклор төркеме, Салават шәһәренең «Агинәйләр» башкорт халык фольклор ансамбле, «Родники Агидели» чуваш фольклор ансамбле дә чыгыш ясады.
Бу фестиваль башкаларыннан үзенең халыкчанлыгы белән аерылып торды. Аның максаты халкыбызның инде онытылып барган йолаларын, гореф-гадәтләрен тергезү, саклау, үстерү, әлбәттә.
«Җырлыйк әле” фесиваль-бәйгесе нәтиҗәләре белән дә танышып үтик. Беренче урынга Бакалы керәшеннәренең “Туганайлар” төркеме лаек булды. Икенче урында - Дүртөйле районы Иванай авылыннан “Изге ай”, өченче урында - Борай районыннан “Наза” төркемнәре. Төп бүләк – Гран-при Архангель районыннан килгән “Ахирәтләр” ансамбленә тапшырылды.
Жюри рәисе, композитор Алик Локманов мондый бәйгеләрнең телне, моңны саклауда зур әһәмияткә ия булуына басым ясады, төрле музыка коралларында уйнаучыларның чыгышларга ямь өстәвен ассызыклады.
Музей комплексы биләмәсендә шулай ук кул эшләре, картиналар күргәзмәләре эшләде.
Фәридә Фәррахова, Илчембәт авылы.
Читайте нас: