Туймазы хәбәрләре
-14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
20 август 2019, 14:45

Мәдәният

Кубызда уйнадык, әйлән-бәйлән биедек

Кубызда уйнадык, әйлән-бәйлән биедек
Туймазыда үткән беренче ачык этнофестиваль нәрсәсе белән гаҗәпләндерде “Туймазы-фест” үткән җомгада үзәк мәдәният һәм ял паркында үтте. Төрле милләт вәкилләрен – башкортлар, руслар, татарлар, чувашлар, украинлыларны җыйды ул. Әйлән-бәйлән уеннары, нәзакәтле милли аш-су, кубызда уйнау, җәядән ату буенча осталык дәресләре – һәркем күңеленә хуш шөгыль табалды.
Концерт номерлары белән күрше районнарның иҗат төркемнәре чыгыш ясады – Шаран районыннан марилар, Октябрьскийдан татар һәм башкортлар. Парк биләмәсендә күләмле этно-күргәзмә эшләде. Төбәгебез осталары, Уфа, Октябрьский, Дәүләкән һәм Шаран районнары кунаклары төрле ысуллар белән башкарылган дистәләгән ядкәр тәкъдим итте. Күргәзмә чигү, келәм басу, тире иләү, агач бизәкләү эшләре кебек борынгы кәсепләрнең әле онытылмавын күрсәтте.
Галина Ярушина – “Уяв” вокал коллективы солисты, чувашчадан тәрҗемәсе “бәйрәм” дигәнне аңлата. Бәйрәмгә ул искиткеч матур милли костюмнан килгән.
— Гаиләбез күпмилләтле. Ирем – рус, киявем белән киленем – татар. Бу нигездә бер низаг та чыкканы юк. Безнең өчен милләт мөһим түгел. Кешесе яхшы булсын, – ди ул. – Хәзер пенсиядә инде мин, озак еллар фарфор заводында эшләдем. Менә кайда иде ул интернационал! Әмма ул заманда да дус-тату яшәдек.
Гармун һәм балалайка, курай һәм кубыз – амфитеатр сәхнәсеннән шушы һәм башка уен коралларын ишетеп кенә калмый, һөнәр осталары җитәкчелегендә уйнап та карарга мөмкин иде. Мәсәлән, Уфадан кубызчы Миндегафур Зәйнетдиновка кубыз һәм хәйранда (аз таныш уен коралы, борын аша сулыш алып, өн чыга) уйнарга теләүчеләрдән чират җыелды.
Туймазыдан Роман Белоусов теләгән һәркемне җәядән атарга, Уфадан кул эше остасы Рәлиф Ситдыйков камчы үрергә өйрәтте.
— Моның безгә кирәге чыгармы, белмим, – диде паркта оныклары белән йөргән Мария Прошкина, – әмма оныкларым барысын да белергә омтыла: ничек камчы үрергә, ничек шәҗәрә төзергә, башкорт тирмәсе эчендә нәрсәләр бар? Бар җирдә дә булдык. Мавыктыргыч чара.
Саф һавада йөргән шәһәрдәшләребез милли ризыклардан – учакта әзерләнгән үзбәк һәм таҗик пылавыннан, азәрбайҗан шашлыгы һәм люля-кебабыннан авыз итте, тәм-том яратучылар чәкчәк яныннан китмәде.
“Туймазы-фест” этнофестивале кысаларында “Башкортстан Республикасы оештырылуга 100 ел” юбилей медальләре тапшырылды. Бүләкләнүче 16 кеше исәбендә район гәзитенең элекке хезмәткәрләре Әнәс Арсланов, Мөсәвир Камалетдинов, Радмир Кулуев та бар.
Анфиса АИТОВА.
Читайте нас: