Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
6 август 2019, 13:03

Яңа музыка җиһазлары – авыл халкына бүләк

Түбән Троицкий кешеләре чираттагы тапкыр “Анык эшләр” программасында катнашты

Түбән Троицкий авылы үзенең постау комбинаты белән генә танылмаган. Биредә яшәүче талантлы һәм җыр-моңга мөкиббән кешеләрнең даны бөтен республикага таралган. Һәркемнең күңелендә иҗат, музыка һәм биюгә мәхәббәт яши. Сәнәгать ябылганнан соң да авыл мәдәният йортында тормыш кайный.

Бүген монда “Калинушка” һәм “Девчата” вокал ансамбльләре, бию түгәрәге, музыка мәктәбе эшли. Мәдәният йорты мөдире Анна Рәхимова балалар һәм өлкәннәр өчен даими күңел ачу чаралары – концертлар, уен, бәйрәмнәр үткәрә, халык анда бик теләп катнаша. Авыл артистлары чыгыш ясаганда зал аларга кушылып җырлый, халык бәйрәмнәре вакытында исә һәммәсе дә биергә төшә.

Заманча музыка җиһазлары булмау гына мәдәният йорты хезмәткәрләренең һәм халыкның күңелен кыра. Чөнки шунсыз сәхнәдә ямь тапмыйлар.

– Музыкасыз күңелле, шау-шулы чара үткәреп буламы инде? – ди Анна Александровна. – Үзебезнең иске җиһаз бик таушалды. Аны даими төзәтеп, сипләп торырга кирәк иде.

Анна Александровна һәм авыл халкы, яңа аппаратура алуны үтенеп, төрле оешма бусагаларын аз таптамый. Ниһаять, былтыр федерация бюджетыннан авыл мәдәният йортларын үстерү өчен акча бүленә, һәм район биләмәара клуб системасы җитәкчеләре Түбән Троицкий өчен музыка җиһазлары сатып алу турында карар кабул итә.

– Былтыр декабрьдә, шалтыратып, шатлыклы хәбәр җиткерделәр, – ди Анна Александровна. – Туган көнем иде, һәм бу яңалык минем өчен иң кадерле бүләккә әверелде. Аннары клуб системасы директоры белән бергә тиешле җиһазлар исемлеген төзедек.

Кимендә 200 мең сумлык ике музыка колонкасы, микшер пульты, ике микрофон бүген авыл мәдәният йорты залын бизи. Илһамланган хезмәткәрләр сәхнәне дә тәртипкә китерергә карар иткән: биредә арткы җирлек-пәрдә яңартылачак, алгы панельләр буялачак. Сентябрьдә балалар өчен түләүсез вокал һәм бию түгәрәкләре ачу күздә тотыла.

Регина МИҺРАНОВА.


Читайте нас: