Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
29 июль 2019, 13:07

Бу бит “Сәфәр”дәге кызыл читекле малай!

Яшь туймазылы дәрәҗәле “Баек-2019” бәйгесендә Төп бүләккә лаек булды


Республика балалар “Баек” башкорт биюләрен башкаручылар бәйгесе 2009 елдан үткәрелә. Ул шулкадәр танылды ки, халыкара дәрәҗәдәге фестивальгә әверелде. Быел Туймазы 6нчы мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Айнур Хөснетдинов жюри әгъзаларын таң калдырды.

Әнисе Эльвира Рим кызы сүзләренә караганда, әти-әнисе улларының спорт белән шөгыльләнүен теләгән. Ул үзен спортның төрле юнәлешләрендә сынап караган, әмма берсенә дә күңеле тартмаган. Аның каравы, малайның бию белән кызыксынуын күреп алалар: кызларын “Грация” ансамбле дәресләреннән алып кайтканда, Айнур балалар хәрәкәтләр шомарткан залга күз сала, өйдә исә аларны кабатлый.

Биюгә һә-вәслек әти-әнисеннән күчкәндер, мөгаен: әтисе Радик Рим улы мәктәптә биегән, авыл клубында чыгыш ясаган, әнисе Башкортстан Республикасы мәдәният техникумын тәмамлаган, биергә яраткан.

“Сәфәр” үрнәк хореография ансамбленә эләгү авыр икәнен ишетеп белә алар, әмма бәхетен сынап карыйлар һәм ялгышмыйлар.

Өч елда үсмер шактый уңышка ирешә. Чөнки ул шатланып бии, өйрәткәнне тиз үзләштерә. Төркемдә иң кыска буйлысы ул. Әмма алтын да зур булмый. Биергә омтылышы көчле аның. Ансамбль җитәкчесе Дамир Ибраһимов малайның тумыштан бирелгән сәләткә ия булуын билгели, бу юлдан читкә тайпылмаска киңәш итә. Махсус аның өчен казак биюен куя.

Октябрьскийда “Распахнись, душа казачья!” фестивалендә беренче чыгышы ук Айнурга уңыш китерә – ул артистлык өчен дипломга лаек була. Жюрига аның коеп куйган кебек киеме ошый. Биюче образын башкорт орнаменты белән бизәлгән кызыл читек һәм камчы тулыландыра.

Июньдә “Сәфәр” Абхазиягә – “Черноморские легенды” бәйгесенә җыена. Һәм шул ук вакытта Айнур “Башкортостан” киностудиясенең “Өч таган” фильмында төшәргә сайлап алына. Ул сайлау алдында кала – Уфамы, Пицундамы? Абхазияне сайлый. Анда “Сәфәр” Төп бүләккә, яшь солист исә дипломнарга, беренче урын һәм артистлык өчен кубокларга ия була.

Абхазиядә ул нибары өч көн була, аннары самолётка утырып Уфага оча. Анда аны әнисе каршы ала, репетицияләргә йөртә – республика балалар “Баек-2019” башкорт биюләрен башкаручылар бәйгесендә чыгыш ясарга кирәк була. Төбәк өлешеннән соң анда чакыру ала ул.

Айнур сөйкемлелеге һәм казак биюен оста башкаруы белән анда да танылган жюри күңелен яулый. Оста бию коллективлары һәм башкаручыларны бүләкләү тантанасы узган “Ватан” этнопаркында якташыбызга Төп бүләк һәм текә айфон тапшырыла. Үсмер барысына да ошый, аның белән фотога төшәргә теләүчеләр шактый күп була. Әнисе аны күз уңыннан яздыра хәтта.

Биюнең җаваплылыкка һәм вакытны тигез бүләргә өйрәтүен раслый Айнур. Ул “Олимпиец” спорт комплексында йөзүгә йөри, курай һәм кубызда уйнарга өйрәнә. Мәктәптән кайткач “Сәфәр” малайлары белән футбол уйный. Төгәл 21.30 сәгатьтә дәресләрен әзерләргә утыра. Мәскәү, Түбән Новгород, Казанга чыгыш ясарга барырга туры килсә, сыйныфташларын куып җитәргә укытучылары ярдәм итә.

Шаян үсмер кешеләр белән аралашырга ярата. Аны урамда да таныйлар хәтта: “Кара әле, бу “Сәфәр”дәге кызыл читекле малай бит!..” Әмма “йолдыз” чире белән авырмый ул. Айнур Фәйзи Гаскәров исемендәге колледжда белем алып, хореограф булырга хыяллана. Моның өчен исә күп тир түгәргә кирәк.
Читайте нас: