Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
23 июль 2019, 12:09

Сәхнәдә – электрчы һәм сантехниклар

Татар драма театрын ремонтлауга кимендә 17,5 млн сум бүленгән

Туймазы татар дәүләт драма театры – шәһәребезнең күркәм урыннарының берсе. Ул 1964 елгы бинада урнашкан. БР Хөкүмәте күрсәтмәсе буенча, аны тулысынча яңартачаклар – бу максатта республика бюджетыннан кимендә 16 млн сум бүленгән.

– Бу акчага җылылык, канализация, су тәэминаты торбалары алмаштырылачак, алгы ягы сипләнәчәк, парад-хезмәт ишекләре үзгәртеләчәк, кабинетларда идән кабат түшәләчәк, обойлар яңартылачак, – ди театр директоры Фирзәт Габидуллин. – Тамаша залында 220 театр кәнәфие яңага алмаштырылды инде. Бинаның тирә-як биләмәсен төзекләндерү буенча да җитди эш башкарылачак.

Бу гына да түгел әле. Хәзер электр тәэминатын җентекле ремонтлау һәм сәхнәне камилләштерү буенча проект-смета документациясе рәсмиләштерелә. Аның бер өлеше әйләнеп торачак, бу декорацияләрне санаулы секундлар эчендә үзгәртү мөмкинлеге бирәчәк, янында исә режиссёр ярдәмчесе өчен спектакльгә идарә итү буенча заманча комплекс урын алачак. Документлар әзерләү өчен республика тагын 1,5 млн сумлап бүлгән. Бу эш 2020 елга планлаштырылган.
Читайте нас: