Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
9 июль 2019, 14:13

“Сагындыра бит ул туган як...”

Яңа Бишендедә сабан туе үтте

Алтынчы ел рәттән халык бәйрәме авылдан бер читтәрәк җиһазланган акланда үтә. Авыл халкыннан тыш, бәйрәмгә шушында туып үскән, хәзер чит төбәкләрдә яшәгән якташлары да җыела.

Район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов бу чараның кунагы иде. Сабан туеннан кала, ул мондагы мәчетне, былтыр декабрьдә ачылган һәм 50 кешелек тамаша залы булган күптармаклы үзәкне дә карап чыкты. Биредә фельдшер-акушер үзәге урнашкан, озакламый китапханә эшли башлаячак.

Айдар Рифгать улы сабан туеның төп химаячасы – “Альтернатива” пластмасса эшләнмәләр заводы” җәмгыяте җитәкчесе Раил Фәхретдиновка аны Ел кешесе дип тану турында диплом тапшырды. Авыл советы исә Бишенде елгасы аша басма салган өчен Раил Камил улы һәм аның туганы Рамил Камил улына рәхмәт хатлары тапшырды.

Халык милли уеннарда – туры һәм авыш баганага менү, аркан тартышу, капчыклар белән көрәшүдә бик теләп катнашты. Иң көчлеләр көрәштә бил алышты, иң тәвәккәлләр ат чабышына чыкты. “Бишенде” җәмгыяте чаптарларына тиңнәр булмады, әлбәттә.

Танылган башкорт һәм татар җырчыларының, шул исәптән Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров чыгышы чарага тагын бер ямь өстәде.

Анфиса АИТОВА.

Читайте нас: