“Сәфәр” яңадан-яңа үрләр яулый
“Сәфәр” үрнәк хореография ансамбле Пицундада (Абхазия) үткән XVIII халыкара “Кара диңгез риваятьләре” иҗади фестиваль-бәйгесендә Төп бүләккә һәм I дәрәҗә лауреаты исеменә лаек булган.
Коллективның сәнгать җитәкчесе Дамир Ибраһимов алдынгы балетмейстер-куючы дип танылган, аның тәрбияләнүчесе Айнур Хөснетдинов исә I дәрәҗә лауреаты булган һәм югары башкару осталыгы өчен диплом белән бүләкләнгән.