Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
25 июнь 2019, 12:01

Җырчылар зирәклектә дә сынатмаган

“Дустар” башкорт җыры коллективы телевикторинада алышты

Менә берничә ел инде Башкортстан юлдаш телевидениесендә “Алтын тирмә” телевикторинасы үтә. Анда катнашу өчен уртак эш белән шөгыльләнгән, башкорт телен яхшы белгән зирәкләр командасы тупларга кирәк.
Күптән түгел Кандра мәдәният һәм спорт йортының “Дуҫтар” башкорт җыры халык ансамбле һәм Дуслык мәдәният йорты художество җитәкчесе Альфира Ситдикова Уфага юл алган. Аларның көндәше - Салават районыннан килгән “Шәнгәүер” командасы. Уен барышында командалар Башкортстан тарихы һәм мәдәниятенә кагылышлы сорауларга җавап биргән. Бәйгедә дуслык җиңгән.
Читайте нас: